Әфганста́н яки Ауганстан (tat. lat.Äfğänstan, Awğanstan, /æfˈɡænᵻstæn/, пушту һәм дари افغانستان Әвгонистон), рәсми атамасы — Әфганстан Ислам Әмирлеге (пушту د افغانستان اسلامي امارات, дари امارت اسلامی افغانستان) — Урта көнчыгышта урнашкан дәүләт. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.
Әфган атамасы беренче тапкыр 982 елда килеп чыга. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута ил хакында боларны әйтә: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».
Географиясе Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында Караком чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: Амудәрья, Һерируд, Һилмәнд.
Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә 1400 гә якын файдалы казылмалар чыганагы бар, шулар арасында, барит, хромит, күмер, бакыр, тимер рудасы, кургаш, табигый газ, нефть, кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, тоз, күкерт, тәлк, тутыя һәм башка минерллар.. Айнак исемле бакыр чыганагы Ауразиядә иң зур санала.
Климат Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32...+35 °C, тауларда +10...+14 °C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0...+8 °C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 °C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача.
Тарих Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Хәзерге Әфганстан территориясендә БЭК 1 нче меңъеллыкта берничә вак дәүләт булган, Бахтәр шуларның иң көчлесе иде. Алар гасырлар дәвамында Ахәмәниләр, Сәләүкиләр, Гарәп хәлифәлеге, Газнәвиләр, Мугыллар, Тимуриләр, Бабуриләр, Сәфәвиләр хакимлеге астында булган. 1747 елда Әхмәтшаһ Дөррани Хөрәсән, Систан, Синд, Бәлүҗстан, Пәнҗаб, Кәшмир һәм Балхны, шула ук Амудәрьяның сул ярындагы аерым җирләрне кулга төшереп, беренче мәртәбә мөстәкыйль Әфганстан дәүләтенә нигез салган. Ләкин ул 1818 елда берничә ханлыкка таркалды. 1825 елда Кабул хакиме Дусмөхәммәт әфган җирләрен бербөтен дәүләт итеп берләштермәкче булган, ләкин Британ империясе башлап җибәргән ингиз-әфган сугышлары (1838-1840, 1878-1880) моңа комачаулаган. Британия Әфганстанны үз мөстәмләкәсенә әйләндерә алмаган, ләкин 1879 елда тышкы сәясәт аның кәнтрүле астына үткән. 19 гасыр азагында — 20 гасыр башында Әфганстанда үзәкләштерелгән дәүләт формалашу процессы бетеп килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Әфганстан үзен битараф дип игълан итте. Кулай халыкара шартларның барлыкка килүе Әфганстан әмире Әмануллаханга 1919 елның 28 февралендә Әфганстанны бәйсез дип игълан итүгә мөмкинлек бирде.
Халык Әфганстан — күпмилләтле дәүләт. Анда төрле телләр төркемнәренә караган утыздан артык халык яши. Халкының яртысы диярлек — пуштуннар (42%). Таҗиклар (27%), үзбәкләр (9%), һәзаралар (8%), чәраймаклар (4%), төрекмәннәр (3%), бәлүҗләр (2%), пәшәиләр, нуристаниләр, гарәпләр, памириләр, браһвиләр, гурҗарлар, кыргызлар, һәм хәтта аз санда татарларhttp://www.azatliq.org/a/752741.html да бар.
Моны да карагыз: Әфганстан татарлары
Шәһәрләрдә 26% яши. Эре шәһәрләр: Кабул, Мазары-Шәриф, Кандаһар, Һәрат, Кондыз, Талукан, Пулы-Хөмри, Шеберган, Чарикар.
Сөйләшелә торган телләр: дари — 50%, пушту — 35%, төрки телләр — 11%, бәлүҗ теле — 2%, башка телләр — 4%.https://web.archive.org/web/20140408085103/http://lcweb2.loc.gov/frd/cs/profiles/Afghanistan.pdf
Дин Халкының 100 % диярлек ислам динендә тора, шуларның якынча 90 % — сөнни мөселманнар, 7-19% — шигый мөселманнар. Ислам диненнән христиан диненә күчүчегә үлем җәзасы бирелә. Әфганстанда (Кабул, Кандаһар, Җәләлабад шәһәрләрендә) һинд дине вәкилләре (ун мең кеше), сикхлар (4 мең) яши. Христианнар 30 мең (күпчелеге чит ил ватандашлары). Бәһаи дине вәкилләре — 15 мең кеше. Зәрдөштлек дине вәкилләре — 3,5 мең кеше. Әфганстанда ислам Әфганстанда Һинд дине
Административ бүленеш Әфганстан 34 вилаятькә (, wilåyat) бүленә. Вилаять башында Әфганстан президенты тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора. Һәр вилаять Әфганстан хөкүмәтенең Агайлар пулатында ике кеше белән вәкиллек ителгән, шуларның берсе вилаять шурасы тарафыннан дүртьеллык мөддәткә сайлана, икенчесе исә өчьеллык мөддәткә район шуралары тарфыннан сайлана. Халык пулатына депутатлар турыдан-туры районнардан (гомуми саны — 388) сайланыла; вилаятьне тәшкил итүче районардан сайланган депутатлардан иң кимендә икесе хатын-кыз булырга тиеш. +Әфганстан вилаятьләреReferences and details on data provided in the table can be found within the individual provincial articles.Вилаять#ISO 3166-2ISO 3166-2:AF (ISO 3166-2 codes for the provinces of Afghanistan)ҮзәкХалык саны (2015)Afghanistan at GeoHiveМәйдан (км²)Районнар саныХаритаБәдәхшан30AF-BDSФәйзабад950,95344,05929Бадгыйс4AF-BDGКалаи-Нәү495,95820,5917Бәгълан19AF-BGLПулы-Хөмри910,78421,11816Бәлх13AF-BALМазары-Шәриф1,325,65917,24915Бамъян15AF-BAMБамъян447,21814,1757Дайкөнди10AF-DAYНили424,33918,0888Фәраһ2AF-FRAФәраһ507,40548,47111Фәрьяб5AF-FYBМәймәнә998,14720,29314Газни16AF-GHAГазни1,228,83122,91519Гур6AF-GHOЧагчаран690,29636,47910Һилмәнд7AF-HELЛәшкәр-Гәһ924,71158,58413Һәрат1AF-HERҺәрат1,890,20254,77815Җәүзҗан8AF-JOWШеберган540,25511,7989Кабул22AF-KABКабул4,372,9774,46218Кандаһар12AF-KANКандаһар1,226,59354,02216Каписа29AF-KAPМәхмүде-Ракый441,0101,8427Хуст26AF-KHOХуст574,5824,15213Көнәр34AF-KNRӘсәдабад450,6524,94215Кондыз18AF-KDZКондыз1,010,0378,0407Ләгъман32AF-LAGМиһтарләм445,5883,8435Лугар23AF-LOGПулы-Галәм392,0453,8807Вәрдәк21AF-WARМәйдәншәһр596,2879,9349Нәңгәрһар33AF-NANҖәлалабад1,517,3887,72723Нимруз3AF-NIMЗәрәнҗ164,97841,0055Нурестан31AF-NURПарун147,9679,2257Пәктия24AF-PIAГәрдез551,9876,43211Пәктика25AF-PKAШәрәнә434,74219,48215Пәнҗшер28AF-PANБазарак153,4873,6105Пәрван20AF-PARЧарикар664,5025,9749Сәмәнган14AF-SAMСәмәнган387,92811,2625Сәре-Пул9AF-SARСәре-Пул559,57716,3607Тәхар27AF-TAKТалукан983,33612,33316Урызган11AF-URUТәринкот386,81812,6966Забул17AF-ZABКалат304,12617,3439
Дәүләт төзелеше Әфганстан — өч хакимият тармагыннан (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмәи) торган ислам җөмһүрияте. Гамәлдәге конституция 2004 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми, тигез һәм турыдан-туры тавыш бирү нигезендә 4 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин. Башкарма хакимиятне президент җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Иң югары канун чыгару органы — ике пулаттан (югары – Агайлар пулаты, аскы – Халык пулаты) торган Милли мәҗлес.
Икътисад Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 79,8%, сәнәгать өлеше 5,7%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 15,7 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Һиндстан (42,2%), Пакстан (28,9%), Таҗикстан (4.6%, 2015). Экспортлана торган таварлар — әфьюн, бодай, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, келәмнәр, йон, мамык, җәнлек тиреләре, кыйммәтле ташлар. Төп импорт партнөрлары — Пакстан (38,6%), Һиндстан (8,9%), АКШ (8,3%), Төрекмәнстан (6,2%), Кытай (6%), Казакстан (5,9%), Aзәрбайҗан (4,9%). Импортлана торган таварлар — җиһазат, азык-төлек, тикстил, нефть мәхсулатлары.
Мәдәният
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әфганстан Төркем:Җөмһүриятләр