Яшел — өч төп төснең берсе, спектрда яшел төс диапазоны 495–570 нм.

Табигатьтә күпчелек үсемлекләр, фотосинтез пигменты — хлорофилл булганга, яшел төстә.

Составында хром булган минераллар гадәттә яшел төсле була. Мәсәлән: зөбәрҗәт, бакырташ, таргылташ, кыр шпаты.

Техникада, сәнәгатьтә яшел төс хәвефсезлекне белдерә. Мәсәлән, светофор яшел төстә.

Яшел төс: Ислам төсе, эсперанто хәрәкәте төсе, «Гринпис» хәрәкәте төсе.

Төркем:Төс