{| class="infobox" style="font-size: 85%; width:360px;" |style="text-align: center" colspan="2" |Россия Федерациясе субъекты |- |style="border-top:1px solid grey; border-bottom:1px solid grey; background: #a3eea3; font-size: 110%; text-align: center" colspan="2" |<big>Ямал-Ненец автономияле округы</big>Ямало-Ненецкий автономный округЯмалы-Ненёцие автономной ӈокрук

|align="center" colspan="2"|

Байрак Герб

|align="center" colspan="2" style="border-bottom:1px #aaa solid; border-top:1px #aaa solid"| 340px

| width="140px" style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Башкала| Салехард |- | style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Мәйдан| |- | style="background: #f0f0f0; text-align: right; padding-right: 5px;"| - Барлыгы

- Су | 769 250 км²

10,1 %

| style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;" |Сәгать поясы| MSK+2 (UTC+6) |- |}Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы''' (, ) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).

Округның административ үзәге — Салехард каласы.

Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнбатыш Ненец автономияле округыКөнчыгыш Красноярск краеКөньяк Хант-Манси автономияле округыКөнбатыш Коми Республикасы

География ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.

Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°...-26°, июльнеке +4°...+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.

Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).

Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган.

Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.

Файдалы казылмалар Уренгой газ чыганагы Южно-Русское нефть һәм газ чыганагы Находка газ чыганагы Ямбург нефтегазоконденсат чыганагы Еты-Пур нефть чыганагы

Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.

Тарих Ямало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.

1977 елдан — автономияле округ.

Демография ЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².

Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).

Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.

Милли состав Халык 19591970197919892002 (*) 2010Руслар27 789 (44,58 %) 37 518 (46,91 %) 93 750 (59,02 %) 292 808 (59,17 %) 298 359 (58,9 %) 312 019 (61,7 %)Украиннар 1921 (3,08 %) 3026 (3,78 %) 15 721 (9,90 %) 85 022 (17,18 %) 66 080 (13,03 %) 48 985 (9,7 %)Ненецлар 13 977 (22,42 %) 17 538 (21,93 %) 17 404 (10,96 %) 20 917 (4,23 %) 26 435 (5,21 %) 29 772 (5,9 %)Татарлар 3952 (6,34 %) 4653 (5,82 %) 8556 (5,39 %) 26 431 (5,34 %) 27 734 (5,47 %) 28 509 (5,6 %)Хантлар 5519 (8,85 %) 6513 (8,14 %) 6466 (4,07 %) 7247 (1,46 %) 8760 (1,76 %) 9 489 (1,9 %)Әзериләр — (0,0 %) 28 (0,0 %) 308 (0,2 %) 3418 (0,69 %) 8353 (1,6 %) 9 291 (1,8 %)Башкортлар 25 (0,0 %) 113 (0,1 %) 871 (0,5 %) 6830 (1,38 %) 7932 (1,56 %)8 297 (1,7 %)Беларуслар 388 (0,6 %) 808 (1,01 %) 2121 (1,34 %) 12 609 (2,55 %) 8989 (1,77 %) 6 480 (1,3 %)Комилар 4866 (7,81 %) 5445 (6,81 %) 5642 (3,55 %) 5746 (1,16 %) 6177 (1,22 %) 5 141 (1,0 %)Молдаваннар 211 (0,3 %) 191 (0,2 %) 537 (0,3 %) 5570 (1,13 %) 5400 (1,07 %) 4 712 (0,9 %)Комыклар - (0,0 %) - (0,0 %) - (0,0 %) н.д. н.д. 4 466 (0,9 %)Ногайлар - (0,0 %) - (0,0 %) - (0,0 %) н.д. н.д. 3 479 (0,7 %)Чуашлар - (0,0 %) н.д. н.д. н.д. н.д. 3 471 (0,7 %)Селькуплар 1245 (2,00 %) 1710 (2,14 %) 1611 (1,01 %) 1530 (0,31 %) 1797 (0,35 %) 1 988 (0,4 %)Башка милләтләр н.д. н.д. н.д. н.д. н.д. 29 288 (5,8 %)Милләтен атамаучылар ... ... 4 (0,01 %) ... 7331 (1,45 %) 17 517 Дин Православие РПЧ Салехард епархиясе Ислам

ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәте Салехард җәмигъ мәчете

Административ-территориаль бүленеш Салехард һәм (ияртелгән торак пунктлар) Губкинский Лабытнанги (һәм ияртелгән торак пунктлар) Муравленко Яңа Уренгой Ноябрьск (һәм ияртелгән торак пунктлар) Красноселькуп районы (район үзәге — Красноселькуп) Надым районы (Надым) Урал буе районы (Аксарка) Пур районы (Тарко-Сале) Таз районы (Тазовский) Шурышкары районы (Мужи) Ямал районы (Яр-Сале)

Торак пунктлар Халык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар (2010 җанисәбе буенча) Ноябрьск 110572 Яңа Уренгой 104144 Надым 46550 Салехард 42795 Муравленко 33401 Лабытнанги 26948 Губкинский 23340 Тарко-Сале 20372 Пангоды 10818 Уренгой 10070

Икътисад Икътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).

Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».

Искәрмәләр

*