Михаил Дмитрий улы Прохоров () — Россия эшкуары, миллиардер, Россия президентына намзәтПрохоров Казанда сайлаучылар белән очрашты. ОНЭКСИМ төркеме инвестицион фонды җитәкчесе. 2011 елның июнь-сентябрендә — «Правое дело» фиркасе рәисеПрохоров “Правое дело”ның таркалу сәбәпләрен президент һәм премьерга җиткерәчәк.
Мәскәүдә туа. 1972-1982 елларда инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 21 номерлы урта мәктәптә белем ала. 1983 елда Мәскәү финанс институтына керә, ләкин үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Аннан кайткач, белем алуны дәвам итә, институтны 1989 елда тәмамлый.
1993 елда «ОНЭКСИМ Банк»ны җитәкли башлый. 2007 елда хосусый «Группа ОНЭКСИМ» фондын оештыра. 2011 елдан сәясәттә катнаша башлыйЭшкуар Михаил Прохоров “Правое дело” рәисе итеп сайланды. «Правое дело» фиркасен җитәкли башлый, тик фирка сафларыннан үз теләге белән чыга.
2012 елгы Россия президенты сайлауларында катнашаПрохоров үзенең сайлауалды програмын тәкъдим итте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Михаил Прохоров сайты
Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:Россия миллиардерлары