Дебесы районы (, ) — Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Дебёсы авылы.
География
Чиктәшлек ЯкРайон яки регионКөнбатыш Пермь краеТөньяк Кез районыКөнчыгыш Игра районыКөньяк Шаркан районы
Районның төньягы Югары Чулман калкулыгында, ә көньягы — Тыловай калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар — Чүпче, Ита.
Тарих Район 1929 елның 15 июльдә элекке Глазов өязнең Дебесы һәм Полом, Ижау өязнең Тыловай волостьларның 20 авыл советлардан барлыкка килә. 1935 - 1956 елларда район составыннан Тыловай районы аерылып чыга. 1956 елда, Зура һәм Тыловай районнар ликвидация аркасында, аларның өлешләре Дебесы районына кергәннәр. 1962 - 1965 елларда Кез авыл районы составында иде.
Халык 1970 1979 1989 2002 2010 17 865 15 029 13 981 14 085 12 663
Милли состав: арлар — 73,3 %, руслар — 23,8 % (2010 җанисәбе буенча).Дебёсский район
Адимнистратив бүленеш Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның саны Халык саны, кеше (2010 ел) Мәйдан, га Олы Зетым авыл җирлеге Олы Зетым 6 553 5177 Дебёсы авыл җирлеге Дебёсы 2 5969 5579 Заречная Медла авыл җирлеге Заречная Медла 5 1131 11199 Котегурт авыл җирлеге Котегурт 3 359 5590 Түбән Пыхта авыл җирлеге Түбән Пыхта 7 730 17916 Иске Кыч авыл җирлеге Иске Кыч 10 915 13925 Сюрногурт авыл җирлеге Сюрногурт 6 869 10515 Тольенское авыл җирлеге Тольен 11 904 16904 Тыловай авыл җирлеге Тыловай 5 799 7137 Уйвай авыл җирлеге Уйвай 6 436 9361
Социаль инфраструктура Мәгариф системы үз эченә 15 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен ике хастаханә һәм 23 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 24 авыл клубы, 17 китапханә һәм бер музей эшли.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Дебёсы өязе
Төркем:Удмуртия районнары