Евгений Александрович Лансере (, Моршанск — , Нескучное авылы, Харьков губернасы — русия скульптор-анималисты, Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общенигы (1876).

Биографиясе Статский советник Людвиг Пауль (Александр Павлович) Лансереның улы (1815-1869).

Моршанскида туган, урындагы гимназиядә укыган. Бала чактан үзенең яраткан темаларын таба — атларны сынландыра. Соңрак яшь скульптор Үзәк Азия, Кавк һәм Төньяк Африкага ерак сәфәрләр кылып, ижадына күп кенә этник образлар өсти (Афганец, "Гарәп", "Ике ана"), бу аның сәнгати эшләрен баетып җибәрә.

1861 ел гаиләсе белән бергә Петербургка күчеп килә. Икенче Санкт-Петербург гимназиясен тәмамлагач, Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетында белем алаЛансере Евгений Александрович (1848—1887). Мәхсус сәнгатьле белем алмый, сыннар эшләгәндә скульптор Либерих Николай Ивановичның киңәшләренә таяна Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. Б. А. Введенский, 2-е изд. Т. 24. Кукуруза — Лесничество. 1953. 620 стр., илл.; 62 л. илл. и карт..1872 елда әсәрләре өчен Сынлы сәнгать академиясына 1нче дәрәҗә синыфлы рәссам исеме ала . 1874 елда Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общнигы дип таныла. 1879 елдан Мәскәү сынлы сәнгать сөючеләр җәмгыяте әгъзасы була.

Күренекле анималист булып таныла, атларны оста сынландыра, шулай ук тарихи сюжетларда да бу образларга мөрәҗәгать итә. Барлыгы 400 тирәсе әсәр иҗат итә. Аның хезмәтләре Сарытаудагы Радищев музеендагы, Беларусь Республикасының Милли сынлы сәнгать, Россия Дәүләт музейларындагы, Дәүләт Третьяков галереясындагы һ.б. экспозицияләрдә куела.

Аның улы — Лансере Евгений Евгеньевич белән кызы Серебрякова Зинаида Евгеньевна да рәссам булып китәләр, төпчек улы Лансере Николая Евгеньевич — архитектор һөнәрен сайлый.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:1886 елда вафатлар Төркем:4 апрель көнне вафатлар Төркем:Россиядә туганнар Төркем:1848 елда туганнар Төркем:24 август көнне туганнар