Николай Николаевич Боголюбов (1909-1992) — совет математигы һәм физик-теоретигы , Россия Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан); ССРБ Фәннәр академиясе (1953 елдан) һәм Украина ССР Фәннәр академиясе (1948 елдан) академигы, сызыклы булмаган механика һәм теоретик физика фәнни мәктәпләренә нигез салучы. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1969, 1979).
Дубнадагы Атом тикшеренүләре Берләшкән институтының (АТБИ)теоретик физика лабораториясе директоры (1956 елдан), МИАН директоры (1965–1988), Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының квант статистикасы һәм кыр теориясе кафедрасы мөдире (1966-1992).
Биографиясе Николай Боголюбов 1909 елда Түбән Новгородта, теология, фәлсәфә һәм психология укытучысы, рухани язучы һәм Россия православие чиркәвенең баш рухание Николай Михайлович Боголюбов (1872-1934) гаиләсендә туган Николай Михайлович Боголюбов в Православной энциклопедии . Булачак галимнең әнисе Ольга Николаевна (кыз фамилиясе Люминарская) музыка укытучысы булып эшләгән. Гаиләдә өч ул үсә: Николай Николаевич Боголюбов (баш бала), Алексей Николаевич Боголюбов (1911-2004) — математик, фән тарихчысы, Украина Милли Фәннәр Академиясе әгъзасы, Михаил Николаевич Боголюбов (1918-2010) — лингвист, РФА академигы.
Әтисе Николайны дүрт яшеннән укырга һәм язырга, биш яшеннән — алман, аннары француз һәм инглиз телләренә өйрәтә башлый. Боголюбов телләр үзләштерүгә гаҗәеп сәләткә ия булган, лингвистика һәм тарихны тирәнтен белгән. Ул инглиз, алман һәм француз телләреннән кала дистәгә якын — итальян, венгр, фин, швед, поляк, чех һ.б. телләрне белгән.
1913 елда гаилә Киевка күченә, анда әтиләре Владимир университетында теология профессоры булып эшли . Гражданнар сугышы вакытында ул эшсез кала һәм шәһәрдә эш таба алмыйча, авылга күченә. Җиде еллык мәктәпне Николай шунда тәмамлый .
1925 елда турыдан-туры УССР Фәннәр академиясе аспирантурасына кабул ителә һәм аннан соң УССР һәм ССРБ Фәннәр академияләрендә эшли.
1963 елдан СССР Фәннәр академиясенең математика бүлеге секретаре. 1965 елдан Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре Берләшкән институты директоры.
Төп эшләре — математика анализы, математика физикасы, сызыклы булмаган механиканың асимптотик ысуллары, динамик системалар теориясе, статистик физика һәм кырның квант теориясе.
Күп кенә чит ил Академияләре әгъзасы (Болгария, ГДР, Польша, АКШ һ.б.), фәнни учреждениеләр һәм җәмгыятьләр, Пагуош хәрәкәтендә катнашучы. 7-8 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.
1937 елда Евгения Александровна Пирашковага өйләнгән. Никахта ике улы туган. Олы улы Николай — математика физикасы һәм статистика механикасы белгече, В. А. Стеклов исемендәге Математик институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
Дәүләт бүләкләре
Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (13.03.1969; 20.08.1979) 6 Ленин ордены (19.09.1953; 20.08.1959; 29.04.1967; 13.03.1969; 17.09.1975; 20.08.1979) Октябрь революциясе ордены (20.08.1984) 2 Хезмәт Кызыл Байрак ордены (23.01.1948; 04.01.1954) 2 Хөрмәт Билгесе ордены(01.10.1944; 04.11.1944) медальләр Ленин премиясе (1958) Сталин премиясе (1947, 1953) ССРБ дәүләт премиясе (1984)
Искәрмәләр
Әдәбият Ахиезер А. И. Воспоминания о Николае Николаевиче Боголюбове Боголюбов А. Н. Н. Н. Боголюбов. Жизнь. Творчество. Под общ. ред. В. Г. Кадышевского. — Дубна: Изд-во ОИЯИ, 1996. Воспоминания об академике Н. Н. Боголюбове. К 100-летию со дня рождения. — М.: МИАН, 2009 Климонтович Ю. Л. Штрихи к портретам учёных. Дискуссионные вопросы статистической физики. — М.: 2005 Н. Н. Боголюбов (мл.), Д. П. Санкович. «Николай Николаевич Боголюбов. Очерк научной деятельности.» Э. Ч. А. Я., Том 24. Часть 5 (1993) 1224—1293. Николай Николаевич Боголюбов (К пятидесятилетию со дня рождения) // Ю. А. Митропольский, С. В. Тябликов. Успехи физических наук, т. 69 (1), 159—163 (сентябрь 1959). Николай Николаевич Боголюбов (К шестидесятилетию со дня рождения) // Д. Н. Зубарев, Б. В. Медведев, Ю. А. Митропольский, М. К. Поливанов. Успехи физических наук, т. 98 (4), 741—744 (август 1969). Николай Николаевич Боголюбов (К семидесятилетию со дня рождения) // В. А. Амбарцумян, Н. Г. Басов, А. А. Логунов, М. А. Марков, Б. М. Понтекорво, А. М. Прохоров, П. А. Черенков. Успехи физических наук, т. 128 (4), 733—737 (август 1979). Николай Николаевич Боголюбов (К восьмидесятилетию со дня рождения) //А. А. Абрикосов, В. А. Амбарцумян, А. М. Балдин, Н. Г. Басов, В. С. Владимиров, А. В. Гапонов-Грехов, А. М. Курбатов, А. А. Логунов, М. А. Марков, Ю. А. Осипьян, А. Н. Тавхелидзе, И. М. Халатников, Д. В. Ширков. Успехи физических наук, т. 159 (4), 715—716 (декабрь 1989). Патон Б. Е. Великий учёный (к 100-летию Н. Н. Боголюбова)
Сылтамалар
Н. Н. Боголюбов на сайте ОИЯИ Н. Н. Боголюбов на сайте ОИЯИ (дополнение) Н. Н. Боголюбов на сайте МИАН Н. Н. Боголюбов на сайте энциклопедии «Кругосвет» Н. Н. Боголюбов на сайте города Дубна
Төркем:Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1992 елда вафатлар Төркем:13 февраль көнне вафатлар Төркем:Түбән Новгородта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1909 елда туганнар Төркем:21 август көнне туганнар Төркем:Математиклар