Йозеф Ленарт (словацк. Jozef Lenárt; 3 апрель 1923, Липтовска-Порубка, Липтовски-Микулаш, Жилин крае — 11 февраль 2004, Праһа) — словак чыгышлы Чехословакия дәүләт эшлеклесе, Чехословакия премьер-министры (1963-1968).
Биографиясе Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Свитта Baťa аяк киеме җитештерүче заводта эшли. 1943 елдан-Словакия Коммунистлар партиясе әгъзасы. Словакиянең милли восстаниесендә катнаша. 1947 елда КПСның Үзәк комитетына беренче тапкыр сайлана. 1951-53 елларда Чехословакиянең җиңел сәнәгать министры урынбасары була. 1956 елда Мәскәүдә КПССның Югары партия мәктәбен тәмамлый. 1960 елдан КПС ҮК Президиумы әгъзасы.
1963 елның 20 сентябреннән алып 1968 елның 8 апреленә кадәр Чехословакия премьер-министры була, 1968 елның 22 мартыннан 30 мартына кадәр шулай ук Президент вазифаларын башкара. Советлар бәреп керүенә тиклем Леннарт Чехословакиянең башка җитәкчеләре белән Совет илчелегендә сөйләшүләр алып барган, аларның асылы билгесез. Леннарт сүзләренә караганда, яңа эшче-крестьян Хөкүмәте булдыру идеясе совет илчесе Степан Червоненкодан чыкканКарау
Обвинение — измена Родине. Приговор — оправдать, Радио Прага (27.06.2003).
1981 елның мартында Словакиянең Коммунистлар партиясе ҮК беренче секретаре итеп сайлана. Бархат революциясе вакытында чехословацкая оппозициясе аның отставкасын башка функционерлар белән бергә таләп иткән. 1989 елның 26 ноябрендә кич белән ул КПСның Үзәк комитеты составыннан чыгарыла һәм барлык вазифалардан азат ителәКарау
Чехия и Словакия в XX веке. — М.: Наука, 2005. — С. 287. Чехословакия таркалганнан соң Чехиядә яшәргә калаЯкеш и Ленарт признаны невиновными, Радио Прага (24.09.2002). 1990 елда ул КПЧ сафларыннан чыгарыла
2001 елда Милош Якеш белән бергә Чехиядә судка җәлеп ителәМилош Якеш и Йозеф Ленарт обвиняются в измене Родине, Радио Прага (20.12.2001), тик 2002 елда гаепсез дип табыла
Искәрмәләр
Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Праһада вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2004 елда вафатлар Төркем:11 февраль көнне вафатлар Төркем:1923 елда туганнар Төркем:3 апрель көнне туганнар