Ли́вия (гарәпчә ليبيا‎‎) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.

Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк).

Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.

Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.

Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.

"Ливия" исеме җирле исем һәм борыңгы Мисыр текстларында "R'bw" яки "Liboe" буларак очрый, Нилның көнбатышында яшәүче Бербер кабиләләренең берсенә карый. Бу кабиләләрнең грек исеме "Ливия" булган, һәм илнең исеме "Либия" булып, "Libuee" дип тәрҗемә ителгән. Борынгы Грециядә бу термин киңрәк мәгънәгә ия булган, Мисырның көнбатышындагы барлык Төньяк Африканы үз эченә алган.

Дин

Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (, католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар . Ливиядә ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Ливия Төркем:Мәгъриб