Сэр Энтони Иден (, 1897 елның 12 июне — 1977 елның 14 гыйнвары) — британ дәүләт эшлеклесе, консерватор, тышкы эшләр министры (1940—1945), Бөекбританиянең 64 нче премьер-министры (1955—1957). 1 нче Эйвон графы ().

Оксфордның көнчыгыш телләр бүлеген тәмамлый. Сугыш елларында Бөекбританиянең тышкы эшләр министрлыгын җитәкли. Беренчеләрдән булып дөньяга нацистларның барлык Европа яһүдләрен юкка чыгару планы турында сөйли. Берничә мең яһүдне холокосттан коткаруга ирешәGenocide in the XX century: the Nazi holocoust 1938—1945.

Винстон Чөрчилл вафат булганнан соң ул Бөекбритания премьер-министры вазифасына керешә. Аның идарә итү вакыты кыска һәм уңышсыз була. Илнең тышкы сәясәтендә Сүәеш конфликты вәзгыятьне шактый катлауландыра. Эчке эшләрдә дә аның адымнары шактый тәнкыйть уята. Массачыл каршылык чараларыннан соң ул вазифасыннан китәргә мәҗбүр була.

Гомернең соңгы елларында икенче хатыны белән яши. Бавыр яман шешеннән вафат була.

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

Төркем:Бөекбритания премьер-министрлары Төркем:Бөекбританиянең Консерватив фиркасе әгъзалары Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре Төркем:Бавыр яман шешеннән вафатлар