Катра Мишши (, ''паспортта: Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич, (1911 елның 6 ноябре, Югары Панклеи, Ядернә өязе, Казан губернасы — 1944 елның 6 марты, Тернополь шәһәре, Украина) - чуаш прозаигы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1962 елдан, үлгәннән соң).
Тормыш юлы Катра Мишши 1911 елның 6 ноябрендә хәзерге Чуваш Республикасының Моргауш районы Югары Панклеи авылында туа.
1929 елда Тиуш авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннан Чабаксар педагогика техникумында (1932) һәм Чабаксар педагогия институтында (1938) белем ала.
1938-1940 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.
Балалар укыткан, Чуваш китап нәшрияты редакторы булып эшләгән.
1941 елда үз теләге белән фронтка китә, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1944 елның 6 мартында Тернополь шәһәрен азат иткәндә сугышта һәлак була.
Иҗады Беренче хикәясе 1932 елда «Сунтал» журналында дөнья күрә.
1932-1941 елларда газета һәм журналларда аның 20дән артык сәнгать хикәяләре басылып чыга. Иң танылганнары: «Парне» (Бүләк). «Элек» (Артка). «Виç алă» (Өч куллы). «Уйăх ансан» (Ай ярылса). «Татăлнă ĕмĕт» (Өзелгән өмет). «Сисĕм» (Сизгерлек). «Туслăх» (Дуслык).
Әдәбият
Юман, А. Кăтра Мишши / А. Юман // Канаш (Ульяновски обл.). — 1996. — 16 нояб. Юрьев, М. Вăл пурнăçпа тан утнă / М. Юрьев // Ялав. — 1966. — № 6. — С. 29-31. Юрьев, М. Гражданин-патриот / М. Юрьев // Тăван Атăл. — 1971. — № 11. — С. 24. Ялкир, П. Ку 65 çул каялла пулнă / П. Ялкир // Çамрăксен хаçачĕ. — 1999. — 4 çĕртме (№ 21). — С. 9. Абрамов, В. А. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) / В. А. Абрамов // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2008. — Т. 2 : Ж-Л. — С. 377. Афанасьев, П. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 218. Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич (Ктра Мишша) // Моргаушский край. Краткая энциклопедия. — Чебоксары, 2002. — С. 78. Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич (Ктра Мишша) // Энциклопедия чувашской журналистики и печати. — Чебоксары, 2014. — С. 230. Ялгир, П. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 52-53.
Чыганаклар
Төркем:Чуаш прозаиклары Төркем:Чуаш язучылары Төркем:Чабаксар педагогика институтын тәмамлаучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар