Тәнзилә Дәүләтбирдина, Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина (, 1964 елның 3 августы, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Белорет районы, Тимер) — шагыйрә, драматург, журналист, БР Язучылар (1992) һәм Журналистлар (2006) берлекләре әгъзасы. БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (1997), БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014).

Тәрҗемәи хәле 1964 елның 3 августында Белорет (хәзерге Бөрҗән) районы Тимер авылында укытучы гаиләсендә туган. Композитор Газиз Дәүләтбирдинның сеңлесе. Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылы урта мәктәбен (1981), Башкорт дәүләт университетының филология бүлеген (1986) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1986—1987 елларда җɵмһүрᴎят халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше гыйльми-методик үзәгенең библиография бүлегендә эшли.

1987—1993 елларда «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналында хезмәт итә.

1994 елдан башлап, Башкортстан дәүләт телерадиоширкәте журналисты.

2001 елда «Атна» (Аҙна, Неделә) нәшрият йортында эшли.

2002 елдан З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында: 2003 елдан мөхәрририят мөдире, 2004 елдан баш мөхәррир урынбасары.

2005—2007 елларда — «Башкортстан укытучысы» журналының баш мөхәррире.

2007—2009 елларда — Башкортстанның Китап палатасы директоры.

2010—2020 елларда БР Урман хуҗалыгы министрлыгында вазифасында эшли.

2020 елның мартыннан — «Ватандаш» журналының әдәбият бүлеге мөдиреТанзилә Давлетбирдина. facebook.com.

Иҗаты

1980-еллар башыннан поэзия жанрында эшләп килә. Мәктәп һәм студент елларында ук шигырьләре газета-журналларында дөнья күрә. 1989 елда «Тау сукмагы» (Тау һуҡмағы) исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыккан. «Кыз хәтере» (Ҡыҙ хәтере, 1992), «Мин кем?» (1997), «Кояшлы җыр» (Ҡояшлы йыр, 2003), «Җәй кызы» (Йәй ҡыҙы, 2008), «Канатлы йөрәк» (Ҡанатлы йөрәк, 2014) исемле җыентыкларында урын алган шигырь-поэмаларында aвтыp заман сулышын сизгер тоя һәм көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, әсәрләрендә ил һәм халык киләчәге өчен борчылу мотивлары өстенлек итә.

Лирик-фәлсәфи шигырь-поэмаларында aвтыp кешенең җирдәге билгеләнеше, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, кешенең табигать белән бәйләнеше хакында уйлана, тормыш асылына төшенергә омтыла.

Нечкә лиризм белән сугарылған, югары гражданлык рухында язылган әсәрләре ихласлыгы белән күңелне яулый. Әсәрләренә милли колорит хас. Шагыйрәнең поэмалары гадәти булмаган сүжетҡа корыла. Алар көчле тойгы, сызлану, уйланулардан яралган кебек.

Т. Дәүләтбирдина тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: Владимир Высоцкий, Александр Пушкин, Марина Цветаева һ. б. шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.

Драматургия өлкәсендә дә үзен таныта: «Минем гаиләм» (Минең ғаиләм) пьесасы — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, «Югалту» (Юғалтыу) пьесасы Сибай башкорт драма театры сәхнәсендә куелган.

Т. Дәүләтбирдина шигырьләренә композиторлар Салават Низаметдинов, Газиз Дәүләтбирдин (бертуган абыйсы), Ришат Сәгыйтов, Салават Сәлмәнов һ. б. җырлар иҗат иткән.

Күп кенә әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм Pоссия халыклары телләрендәге журналларда һәм газеталарда, шулай ук Евразия Язучылар берлегенең «Кардәш каләмнәр» әдәби журналында басыла.

2012 елда Төркиянең шәһәрендә узган IV Халыкара шигърият форумында катнаша. Азәрбайҗан шагыйре Мамед Исмаил Т. Дәүләтбирдина шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итү теләген белдерә.

2014 елда Искешәһәрдә (Төркия) үткән төрки дөнья әдәби журналлары редакторларының IV конгрессында Тәнзилә Дәүләтбирдина төрки телле дәүләтләрнең Язучылар Берлеге cастaфына керәОна учит пониманию красоты и добра. ИА «Башинформ», 3.08.2014.

2020 елда З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты тарафыннан «Көзге алмалар» (Уфа: Китап, 2019) хикәяләр, пьеса, поэма, шигырьләр җыентыгы өчен Салават Юлаев премиясенә тәкъдим ителәОбъявлены номинанты госпремии им. Салавата Юлаева в области литературы, искусства и архитектуры. «Молодежная газета», 29.08.2020.

Китаплары Тау сукмагы. Ɵфə, 1989. Кыз хәтере. Ɵфə, 1992. Мин кем? Ɵфə, 1997. Кояшлы җыр. Ɵфə, 2003. Җәй кызы. Ɵфə, 2008. Канатлы йөрәк. Ɵфə, 2014. Көзге алмалар. Ɵфə: Китап, 2019.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 — БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе — «Мин кем?» җыентыгы (1997) өчен 2014 — БР атказанган мәдәният хезмәткәре М. Кашгарый исемендәге Халыкара хикәяләр, Кайгысуз Абдал исемендәге Халыкара шигърият (Төркия) конкурслары лауреаты Танзилә Давлетбердина выдвинута на соискание Государственной премии имени Салавата Юлаева. МР Бурзәнсᴋи район, 10.09.2020

Сылтамалар Давлетбирдина Танзилә Салиховна. Башкирская энциклопедия. Ɵфə: НИК «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. ISBN 978-5-88185-143-9 Владимир Романов. Она учит пониманию красоты и добра. ИА «Башинформ», 3.08.2014 Давлетбердина Танзилә Салиховна, поэтесса. Бурзәнская ЦБС Башкортстан җɵмһүрᴎятсының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсенең ᴎᴫᴎкᴛepон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкорт драматурглары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре Төркем:Башкорт тәрҗемәчеләре Төркем:Хатын-кыз язучылар Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз драматурглар Төркем:Хатын-кыз журналистлар Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр