Уразавыл () – Кызыл Октябрь районының административ үзәге, татар авылы. Пара елгасы буендагы авыл.
Яшәүчеләр саны — 2200, йортлар саны 1031. Кыш көне 1800 кеше яши, ачык йортлар саны - 850.Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында күпме татар яши? Бер-берсенә терәлеп торган Атяравыл, Актук, Кызылъяр, Куйсуы, Кадымавыл һәм Кызьмавыллар белән бергә үзенчәлекле төркем тәшкил итә. Совет чорыннан башлап Уразавыл – Түбән Новгород татарлары үзәге. Бүген монда тагын урыслар һәм мордвалар да яши.
Уразавылда һөнәри училище, Лукоян педагогик колледжының Кызыл Октябрь филиалы эшли.
Уразавыл татарлары дини һәм милли бәйрәмнәрне авыл клубында үткәрә. Бирегә Казан артистлары да гастрольләр белән еш килә.
2016 елның 16 июлендә туган яклары — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле ачылды.
2026 елның 10 октябрендә татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылган (скульпторы ― Тимофей Тюрин, проект архитекторы ― Герман Бакулин). Бюст Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына эшләнгәнТүбән Новгород өлкәсендә язучы Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды. Татар-информ, 10.10.2026. Галерея
Искәрмәләр
Чыганаклар Сергач якларында (Уразавыл;Мәдәнә;Зур Рбишчә) / Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА. Түбән Новгород өлкәсе / – № 65-66 (11467), 1 июнь, 2010
Төркем:Түбән Новгород өлкәсе татар авыллары