Александр Карпов, Александр Николай улы Карпов (, 1953 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан – 2020 елның 17 сентябре, шунда ук) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020). Татарстанның атказанган машина төзүчесе.
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 26 июлендә Казанда туган. «Пластик массаларны һәм эластомерларны эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия технология институтын (1996 ел) һәм «транспортта пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча Россия дәүләт элемтә юллары ачык техник университетын (1998 ел) тәмамлаганЛуиза Игнатьева. Коллеги — об Александре Карпове: «Его внезапная смерть — для нас шок! Мы ждали его завтра на работе». Реальное время, 17.09.2020.
Хезмәт юлы Хезмәт юлын 1971 елда Казан вертолет заводында башлаган: слесарь, 2нче разрядлы слесарь-җыючы, слесарь-сынаучы булып эшләгән.
1982—1991 елларда — Татарстан АССР ЭЭМ, УИТУ матди-техник тәэмин итү базасы мөдире.
1991—1994 елларда — «Старт» МН директоры.
1994—2009 елларда — Горький тимер юлының йөк машиналары хезмәтенең механика юл остаханәләре: «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының терминал-склад комплексы белән идарә итү буенча механика юл остаханәләре дирекциясенең структур бүлекчәсе башлыгы. «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының бина һәм корылмаларны эксплуатацияләү дирекциясенең Юдино автотранспортны эксплуатацияләү цехының җитештерү башлыгы.
2009 елдан — «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директорның беренче урынбасары.
2018 елда предприятиенең Директорлар советы карары белән генераль директор вазифасына билгеләнгәнУшел из жизни генеральный директор АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького» Александр Николаевич Карпов. Сайт АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького», 17.09.2020.
2020 елның 17 сентябрендә каты авырудан соң Казанда вафат. Яшел Үзән районы Ильинка авылында җирләнгәнОт ученика слесаря до гендиректора: не стало Александра Карпова. БИЗНЕС Online, 17.09.2020.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале Татарстанның атказанган машина төзүчесе 2020 —«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
Сылтамалар Умер гендиректор Зеленодольского судостроительного завода им. Горького От ученика слесаря до гендиректора: не стало Александра Карпова. БИЗНЕС Online, 17.09.2020
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Яшел Үзән суднолар төзү заводы
Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган машина төзүчеләре Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Завод директорлары