«Атна» — Уфада нәшер ителә торган татарча атналык газета. Башкортстан район-шәһәрләренең мәдәният, сәясәт һәм иҗтимагый тормыштан яңалыклары турында яза. Битләр саны – 16. Язылу индексы – 31081.

Татарча чыгарылышның тиражы 40 мең данәдән артык. Бу республика татар басмалары арасында – иң зур тираж. Русиядә икътисади кризис сәбәпле Мәскәүдә «Татарские новости» гәзите чыгудан туктагач, «Атна» иң тиражлы татарча басма булып калды. «Атна»га өстәп урысча «Неделя» һәм башкортча «Азна» чыгарылалар. Тиражлары 29 200 һәм 17 000.

Чыганаклар Татар матбугаты яңа елда

Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Уфа матбугаты