Бозаулык () — Ырынбур өлкәсендә шәһәр, Бозаулык районының административ үзәге.
Халык саны — 82 655 кеше (2010).
География Бозаулык Самара елгада, Ырынбурдан 246 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша.
Тарих
Бозаулык 1736 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала; 1796 елдан — Ырынбур губернасы составында.
1785 елда янгыннан зыян күрә; янгыннан соң крепость корылмалары торгызмаганнар.
1851 елдан — Самар губернасы составында.
1856 елда Бозаулыкта 4 чиркәү, 798 йорт һәм 57 лавка (кибет) булган.
1928—1929 елларда — Урта Идел өлкәсе составында, 1929—1934 елларда — Урта Идел крае составында, 1934 елдан — Ырынбур өлкәсе составында.
Бөек Ватан сугышы вакытында Бозаулыкта Чехословакия хәрби көчләрнең нигезе булган 1 аерым чехословак батальоны оештырылган, Владислав Андерс җитәкчелеге астында булган поляк армиянең штабы булган.
1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнгән.
Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 18401856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1274 1913http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buzuluk/ 1926 1931 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 20102 869 ~5 600 12 109 ~16 500 ~24 600 ~29 000 ~42 400 54 851 67 091 76 013 83 994 87 286 82 655 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 90,9%92,5% татарлар 2,2%1,9% украиннар 1,7%1,2% мордва 1,5%1,1%
Икътисад Тегү, күн-галантерея, җиһаз, перчатка җитештерү фабрикасы; 2 машиналар төзү заводы, нефть-газ чыгару сәнәгатенең предприятиеләре.
Мәгариф Югары уку йортлары Бозаулык гумманитар-технология институы (Ырынбур дәүләт университеты филиалы)
Тышкы сылтамалар http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buzuluk/
Искәрмәләр
Төркем:Ырынбур өлкәсе шәһәрләре