Каен () — Новосибирск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1782 елдан), Куйбышев районының административ үзәге.

Халык саны — 45 298 кеше (2010).

Исем чыганагы Шәһәр монда 1905—1907 елларда сөргендә булган революция эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә 1935 елда атала.

Шәһәрнең иске атамасы — Каинск «каен» сүзеннән чыккан.

География

Шәһәр Омь елгасы өстендә, Новосибирскидан 315 километр көнбатыштарак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Каинск-Барабинский узел тимер юл станциясе. Шәһәр аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск) автоюл бара.

Куйбышевтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Тум ~ 573 кмОмск ~ 346 км100px|center|Җилләр розасыНовосибирск ~ 337 км Кемерово ~ 611 км Красноярск ~ 1126 кмПавлодар ~ 613 кмБараба ~ 10 км Барнавыл ~ 581 кмСимәй ~ 953 кмНовокузнецк ~ 741 км

Тарих left|thumb|100px|Герб (1785) Каен 1722 елда Каиниский Пас бараба татарларын калмыклар һәм кыргызлар һөҗүмнәреннән саклау өчен хәрби ныгытма буларак нигезләнә. XVIII гасыр уртасыннан Каинск аша Себер тракты уза башлаган. Ныгытма янында урнашкан Каин бистәсе 1772 елда хәзерге шәһәр урынына күчерелә.

1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл калгайлыгы (1796 елдан — губернасы) Каинск өязе үзәге була. 1804 елда өяз белән Тум губернасы составына кертелә.

1856 елда Каинскта 2 чиркәү, 383 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.

Транссебер магистрале төзелештән соң Каинск йогынтысы шактый түбәнәя. 1921—1925 елларда — Новониколаевск губернасы составында, 1925—1930 елларда — Себер крае Барабинск округы, 1931—1937 елларда — Көнбатыш Себер крае Барабинск районы составында.

1935 елда шәһәргә Куйбышев исеме кушыла.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/kujbyshev/index.html 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=755 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 209~2 700 5 884 ~9 200 ~8 000 30 380 40 166 46 545 51 171 48 848 45 298

Милли состав (2002): руслар — 96,3%, татарлар — 2,0%, алманнар — 1,5%. Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 96,3%94,3% татарлар 2,0%2,2% алманнар 1,5%1,0%

Икътисад Химия заводы, авиацион запас частьләре, тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр заводлары.

Сөт-консерв, ит комбинатлары. Барабинск ГРЭСы.

Югары уку йортлары Новосибирск дәүләт педагогика университетының филиалы Новосибирск дәүләт техника университетының филиалы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Төркем:Новосибирск өлкәсе шәһәрләре