İ (i) (tat. lat. Noqtalı İ) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында унөченче. "İ i" хәрефе татар кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә, "İ" транскрипциядә [ий] авазына туры килә, шуңа күрә татар латиницада "İ i" хәрефтән соң "й"-"y" хәрефе язылмый, "ия", "ие", "ию" диграфлары "iä", "ie", "iü" диграфларына әверелә, мәсәлән киен - kien , тиеш - tieş, мәдәният - mädäniät , полиция - politsiä, бию - biü, дию - diü, нәшрият - näşriät.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ , Безнең гәҗит , TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Искәрмә Татар телендә ый - ıy диграфы аерым авазны - и авазына каты ишен билгели, Заманалиф әлифбасында ый - ıy авазына аерым хәреф í туры килә.

Яңалиф-1 әлифбасында "I i" кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә иде, кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә Яңалиф-1та махсус хәреф "Ƅ, ƅ" туры килә иде.

Бүтән телләрдә Нокталы "İ i" Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла.

Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.

Кодлар

Графема HTML Юникод İ İ U+0130 i i i

Моны да карагыз Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны Татар теле Татар әлифбасы Иналиф И

Төркем:Латин әлифбасы хәрефләре