Рапс () — кәбестә төреннән булган үсемлек. Кыргый төрдә очрамый. Бу майлы культура безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рапс шепкән белән кәбестә кушылудан барлыкка килгән дип фаразлана. Рапсның тамыр системасы ике метр тирәнлеккә кадәр китә ала.
Рапс үскән туфракны йомшарта, аның структурасын яхшырта, икенчедән, черегәч, органик ашламага әверелә. Рапс — бик яхшы фитосанитар. Ул үскән басуларда тамыр черүе авыруының эзе дә калмый. Агрономнар телендә “плужная подошва” дигән төшенчә бар. Гади тел белән әйткәндә, җир ел саен сабан белән сөрелеп тыгызлана. Рапсның тамыры исә шул тыгызланган җирне йомшартуда мөһим роль уйный.
Рапс биләгән мәйданнар икенче елны бодай чәчү өчен менә дигән җирлек булып тора. Җирне хәтта эшкәртеп торырга да кирәкми. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, рапс үсеп, структурасы яхшырган җирләрдә бодай һәр елны ишелеп уңа. Бу культураны чәчү әйләнешенә кертүнең төп өстенлеге шундадыр, дип уйлыйм.
Россиядә рапсны бер гасыр элек куллана башлыйлар. Канада "кунагы" бездәге климат шартларын үз итә. Рапсның тагын бер үзенчәлеге – ул үзеннән соң туфрак катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар, шул исәптән фосфор калдыра. Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, гектарыннан ким дигәндә 5 өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эшкәртү теләсә кайда түгел, нәкъ менә шундый кырларда гына тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр. Рапстан соң чүп үләннәр дә әллә ни иркенәеп китә алмый икән. Россия кебек илдә рапс җитештерү мәйданы 2011 елда нибары 800 мең гектар тирәсе булган. Уңышы да 1 миллион ярым тонна чамасы гына. Шул ук Канада исә рапсны узган ел 11 миллион тоннадан артык җитештергән.
Җитештерү +Илләр буенча рапс җитештерү, 2013http://www.fao.org/faostat/en/#rankings/countries_by_commodity (тонналарда)Канада17954800Кытай14458015Һиндстан7820000Алмания5784300Франция4370075Австралия4141731Польша2677665Украина2351730Берләшкән Кыйраллык2128000Чехия1443210Рәсәй1393263АКШ1003550Дания687655Беларус675546Румыния666097Литва550600Маҗарстан532510Словакия373960Иран350000Болгария336731 Иң күп рапс экспортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс экспортының %-ы): Канада – 4710 (41%), Австралия – 1410 (12%), Франция – 1120 (9.8%), Украина – 876 (7.8%), Польша – 403 (3.5%), Румыния – 402 (3.5%), Нидерланд – 285 (2.5%), Алмания – 256 (2.2%), Маҗарстан – 237 (2.1%).
Иң күп рапс импортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс импортының %-ы): Кытай – 2400 (21%), Алмания – 1980 (17%), Япония – 1190 (10%), Билгия – 1160 (10%), Нидерланд – 752 (6.6%), Мексика – 670 (5.9%), Пакстан – 534 (4.7%), АКШ – 453 (4%), Франция – 423 (3.7%), БГӘ – 392 (3.4%).http://atlas.media.mit.edu/en/profile/hs92/1205/
Чыганаклар Мөмкинлек бар, теләк җитми Малны да туйдыра, туфракны да яхшырта
Искәрмәләр
Төркем:Кәбестәлеләр Төркем:Майлы культуралар