Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премия лауреаты.
Биография Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
Иҗат Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.
Фильмография 2023 ― «Ядәч! Истә!» (режиссер Байбулат Батуллин) ― Рәсим бабай (төп рольләрнең берсе).
Бүләкләр 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул: 1991 елда Гаяз Исхакый исемендәге һәм 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды. 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе Министерство культуры Республики Татарстан 2026 ― Җамал Вәлиди исемендәге премияРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026 2026 ― Гамил Афзал исемендәге премия Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага Гамил Афзал премиясе бирелде. Татар-информ, 22.05.2026
Хөрмәтләү 2023 елның февралендә Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә язучының музей-бүлмәсе ачыла.Адилә Борһанова. Түбән Биштә Рабит Батулла исемендәге музей булдырылды. Зәй хәбәрләре, 17.01.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәби мирас сайты Китапханә сайты Батулланың официаль сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тинчурин театры режиссерлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Җамал Вәлиди премиясе лауреатлары Төркем:Гамил Афзал премиясе лауреатлары