Хәлеб Бөек мәчете ( — Җами’ Халаб аль-кабир) яки Өмейядлар мәчете (Масджид аль-Умайя би Халаб) Халеб (Алеппо) каласының иң зур һәм борынгы мәчете. Безнең эраның VIII гасыры башында төзелгән, ләкин хәзерге бинасы XI–XIV гасырлар белән бәяләнә. Мәчетнең манарасы 1090нчы елда төзелә һәм Сүриядәге 2013нче елгы гражданнар сугышы вакытында җимереләed. Mitchell, 1978, p. 231.. Риваятьләр буенча, монда Зәкәрия пәйгамбәр җирләнгән. Ул насара динендә дә, исламда да зурланаThe Great Mosque (The Umayyad Mosque) Syria Gate..

Тарихы Бөек мәчет урынында элек Борынгы юнан чоры агорасы урнаша, соңрак, Сүриядә насаралы румлылар хакимияте чорында ул Елена Равноапостольная соборының бакчасына әверелә.. Мәчет төзелгән урын шул соборның зираты итеп кулланылган була. Чиркәү үзе вакытлыча торып кала, һәм бу урын ике дин өчен дә изгегә әверелә. Соңгырак традицияләр буенча,Bacharach, ed. Necipoglu, 1996, p. 34. бу урындагы иң элеккеге мәчетнең төзелеше Өмәви хәлифе әл-Вәлид I тарафыннан 715 елда башлана һәм 717 елда Сөләйман ибне Габд әл-Мәлик тарафыннан тәмамланаGreat Mosque of Aleppo Archnet Digital Library.. Миргъмарият тарихчысы А.К. Кресуэлл аның төзүчесе дип Сөләйман ибне Габд әл-Мәликне генә исәпли. Дәлил итеп XIII гасыр тарихчысы Ибне-әл-Гадыйм сүзләрен китерә: "Сөләйманның максаты аны абыйсы Әл-Вәлиднең Дамасктагы Бөек мәчете белән тигезләштерү була". Башка традициягә караганда, Әл-Вәлид аны "Куррус чиркәве" материалларына нигезләнеп төзетә.

Архитектура тарихчысы Җәрә Л. Бәкараһ мәчет төзелешенең төп башлаучысы - Әл-Вәлид белән Сөләйманның бертуганы Маслам ибне Габдел-Мәлик булган дип саный. Ул якынча 710нчы елга кадәр, Сөләйманның иртә хакимлеге башлану чорына чаклы җирле Җүнд Киннасрин провинциясе губернаторы була. Димәк, бу мәчетнең ике халифнең дә хакимлеге вакытында төзелеше турындагы фикерне раслый.

XI гасырның икенче яртысында Халеб өстеннән хакимлек иткән Мирдәсиләр мәчет ишегалдында бер гөмбәзле фонтан төзетәләр Tabaa, 1997, p. 17.. Мәчетнең төньяк-көнбатыш почмагында 1090нчы елда Халебнең шигый казые Әбү-әл Хәсән Мөхәммәд төзеткән 45 метрлы манара урнаша. Ул вакытта сәлҗук губернаторы Ак-Сонкур әл-Хаҗиб булаTabaa, 1997, p. 40.. Бу манараның төзелеше 1094нче елда, Тутуш хакимлеге чорында тәмамланаBrend, 1991, p. 99.. Проект архитекторы Хәсән ибне Мөфәррәҗ әл-Сармини була.

Мәчет 1159нчы елгы көчле янгыннан соң Зәңгиләр әмире Нур әд-Дин тарафыннан торгызыла. Өмәвиләрнең иске бинасы җимерелә. 1260нчы елда мәчет монголлар тарафыннан җимереләGrousset, 1991, p. 362.. 1281 елда ул кабат монголлар тарафыннан яндырыла, ә мөнбәре, Әл Мөфәддәл сүзләренчә, киликийя әрмәннәре тарафыннан яулап алына.

Мәмлүкләр (1260–1516 еллар) бина яңартыла һәм үзгәртеп корыла. Манараны нөсхәләр һәм күфә язмалары бизи. Солтан Әл-Мансур Калаун янган михрабны (кыйбла тарафын күрсәтүче уемны) 1285 елда алмаштыра. Соңрак Ән-Насыйр Мөхәммәд I солтан (1293–1341 еллар) яңа минбәр төзетә.

Мәчетнең манарасы һәм эчке ишегалды 2003нче елда яңартыла.

2012нче елның 13 октябрендә Сүриядәге гражданнар сугышы барышында мәчеткә зур зарар килә. Президент Бәшәр Әсәд 2013нче ел ахырына кадәр ремонт комитетын төзү әмире бирә. Тик 2013нче елда ул һаман да көчле бәрелешләр даирәсендә кала һәм шул елның 24нче апрелендә аның манарасы җимерелә .

Сүрия гарәп мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Җәбхәт ән-Нусра төркеме әһелләре мәчет эчендә шартлаткыч урнаштыра. Ә оппозиция активистлары ул Сүрия хакимияте гаскәренең танк уты тарафыннан җимерелә дип саный. Оппозициянең төп сәяси бүлеге Сүрия милли коалициясе манараны җимерүне «юып булмый торган вәхшәт» һәм «кешелек цивилизациясенә каршы җинаять» дип саный. Сүриялеләр бу урынны зур булмаган халыкара ярдәм катнашында торгызырга тырышалар.

Моны да карагыз Сүриядә ислам Искәрмәләр

Чыганаклар Башкорт Википедиясеннән күчермә.

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Сүрия мәчетләре Төркем:XIII гасырда төзелгән мәчетләр