Ил-62 - беренче кыйтгаара реактив пассажир очкычы. НАТО билгесендә - Classic. Ил-62 1960 елда Ильюшин ОКБ тарафыннан ясалган очкыч. Икенче буынлы очкыч булып тора. Ил-62 очкычы Ту-117 алмаштырды.
Ил-62 төрле модификациядә серияләп 1966-2009 елларда С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә җитештерелә иде.
Ил-62 очкычында берничә тизлек һәм ераклык казанышлары ирешелгән. Казан авиаширкәтендә 239 данә Ил-62 ясалды.
Берничә дистә эчендә Ил-62 - борт № 1 (дәүләт җитәкчеләре өчен) СССБ һәм Русиядә булды.
Ил-62 - реверс белән беренче совет очкычы.
Тасвирлама thumb|right|300px|Ил-62 Ил-62 - Т-гәүдәле каурыйлы, койрыкта урнаштырган дүрт двигательле ирекле күтәрүче түбәнпланлы очкычы. Бик күп ягулыкны тотыла: 46.6 г/пасс.-км. Ту-334 чагыштырганда ягулыкны 23.4 г/пасс.-км гына тотыла.
Очу-техникалык бәяләмәләре thumb|400px|Ту-154
Бәяләмә Ил-62М Беренче очыш, ел 1963 Файдалану башы, ел 1967 Канат киңлеге 43.2 м Озынлыгы 53.1 м Фюзеляж киңлеге 3.45 м Койрык биеклеге 12.3 м Канат мәйданы 279.5 м² Иң зур сәүдә йөкләнеше 25 000 кг Иң зур ягулык салуы 105 300 кг Иң зур очып китү авырлыгы 165 000 кг Пассажир сыйдырышлыгы 180 Салон киңлеге 3.45 м Салон биеклеге 2,11 м Экипаж 3 Керәйсер тизлеге 850 км/сәг Иң зур тизлек 870 км/сәг Хезмәт түшәме 12 000 м Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы11 050 км Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 8 000 км Двигательләр Д-30КУ, 4 x 11000 кгс Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) 6 600 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 46.6 г/пасс.-км Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 3 150 м
Файдаланучылар
Серияләп җитештерү башыннан (1969—2004) Казанда 289 данә төрле мофикация Ил-62 очкычы ясалган.
Әлегә (2013) 26 Ил-62 файдалануда кала: 12 Русиядә, 5 КНДР, 2 Украинада, Иранда, Ливиядә, Суданда, Гамбиядә, Казакъстанда. Шулай ук карагыз
Boeing 747 Airbus A380 Ту-204
Тышкы сылтамалар Реестр самолётов с описанием каждого борта Реестр по версии ch-aviation.ch Список потерянных Ил-62
Төркем:ССРБ очкычлары Төркем:Пассажир очкычлары