Тәлгать Сафа улы Таҗетдин (12 октябрь 1948, Казан) — Совет һәм Россия дини һәм җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие, 1990 елдан Шәех әл-Ислам (Ислам мәсьәләләре буенча илдә иң югары вазифаи зат). Уфа районының (2022) һәм Уфаның (2026) мактаулы гражданы.

Биографиясе Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда татар гаиләсендә туа.ТАЛГАТ ТАДЖУТДИН Әтисе — йөк машинасы йөртүче, әнисе заводта эшләгән.

1966 елда Бохарадагы Мир Араб мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый.

1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Казанның «Әл Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп 1973 елда cайланган, беренче имам-хатиб итеп — 1978 елда.

1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.

Бүләкләре 1998 — Дуслык ордены (РФ) 2008 — Хөрмәт ордены (РФ) 2008 — Халыклар дуслыгы ордены (БР) 2008 — 2нче дәрәҗә Изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (РПЦ) 2013 — 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (РФ) 2013 — 2нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ) 2018 — «Башкортстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены (БР) 2018 — Дуслык ордены (ТР) Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды. Татар-информ, 5.03.2019 2018 — «Дан, Намус һәм Дәрәҗә» Әл-Гыйззәт ордены (ҮМДН) 2018 — 1нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ) 2019 — 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (РФ) ―рухи мәдәният үсешенә, җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өченУказ Президента Российской Федерации от 29 апреля 2019 года № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2020 — Салават Юлаев ордены — «баш мөфти итеп сайлануына 40 ел тулу уңаеннан» Радий Хәбиров Тәлгать Таҗетдинны 40 ел баш мөфти булып торуы уңаеннан котлады. Азатлык радиосы, 19.06.2020 Глава ЦДУМ России Талгат Таджуддин отмечает свое 40-летие на посту Верховного муфтия. ИА «Башинформ», 19.06.2020 2022 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны нытыгуга зур өлеш кертүе өчен Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданыЭдуард Кускарбәков. Мосолмандарҙың Үҙәк диниә назараты рәйесе Тәлғәт Тажетдинға Өфө районының почетлы гражданы исеме бирелде. ИА Башинформ, 3.11.2022 2022 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Башкортстан) В столице Башкортостана состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. cdum.ru, 22.09.202222 сентября в Уфе состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. Постоянное представительство Республики Татарстан в Республике Башкортостан, 22.09.2022. 2023 ― РФ Президенты Рәхмәте ― Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өченВерховный муфтий Талгат Таджуддин награждён благодарностью президента РФ. ИА «Башинформ», 11.09.2023 2023 ― Григорий Аксаков ордены (Башкортстан) ― милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Тәлгать Таҗетдин РФ Президентының Рәхмәт хатына һәм Григорий Аксаков орденына лаек булды. Татар-информ, 8.11.2023Азат Гиззатуллин. Талгат Таджуддин удостоен благодарности Президента России и ордена Григория Аксакова. ИА «Башинформ», 8.11.2023 2023 ― 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (РФ) ― җәмгыятьне рухи һәм әхлакый яктан торгызуга, милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш керткән өченЛейла Аралбаева. Владимир Путин наградил Верховного муфтия Талгата Таджуддина орденом. Башинформ, 12.12.2024 2025 ― РФ Президентының Мактау грамотасы ― Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Распоряжение Президента Российской Федерации от 10.03.2025 № 76-рп. Официальное опубликование правовых актовРәфыйк Мөхәммәтшин Россия Президенты Рәхмәт хатына лаек булды. Татар-информ, 11.03.2025 2025 ― Башкортстанның Мактау грамотасы ―купьеллык намуслы хезмәте, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өченАзат Ғиззәтуллин. Өфөлә Тәлғәт Тажетдиндың Баш мөфтөй итеп һайланыуына 45 йыл тулыуҙы билдәләйҙәр. Башинформ, 18.11.2025. 2025 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― рухи-әхлакый традицияләрне саклау һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өченТәлгать Таҗетдин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 19.11.2025. 2026 ― Уфа шәһәренең мактаулы гражданы Азат Гиззатуллин. Верховный муфтий Талгат Таджуддин удостоен звания «Почетный гражданин Уфы». Башинформ, 18.02.2026Решение Совета городского округа город Уфа Республики Башкортостан от 18 февраля 2026 года № 60/2. cdum.ru, 18.02.2026. 2026 ― I дәрәҗә Фән һәм сәнгать ордены (Мисыр) ― күренекле фәнни һәм һөнәри казанышларын, шулай ук уртача Ислам фикерен һәм динара диалогны үстерүгә керткән өлешен тану билгесе буларакЛәйсән Закирова. Мысыр президенты Рәсәйҙең Баш мөфтөйөнә орден тапшырҙы. Башинформ, 27.08.2026. Шәхси тормышы Хәләл җефете Сания Габдерәүф кызы (2025 елның 23 декабрендә 81нче яшендә вафатИнсаф Хужабирганов. Ушла из жизни супруга Верховного муфтия России Сания Таджуддинова. Башинформ, 23.12.2025). Балалары: Наилә, Зөлфия, Зөфәр,Мөхәммәт һәм Гомәр. Искәрмәләр

Сылтамалар

Таҗетдин: Берләшергә Аллаһ үзе кушкан (Азатлык радиосы)

Шулай ук карагыз

Төркем:Мөфтиләр Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучыларТөркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Уфа районының мактаулы гражданнары Төркем:Григорий Аксаков ордены (Башкортстан) кавалерлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Башкортстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә Изге тугъры кенәз Даниил Московский ордены кавалерлары Төркем:Мисырның Фән һәм сәнгать ордены кавалерлары