Вакыйгалар 14 гыйнвар — Әлмәт районы җирләрендә башланган Дружба нефтьүткәргече сафка баса. 8 май — Бөекбритания башкаласында соңгы троллейбуслар йөрүдән туктый. 3 июль — Франция Алжирның бәйсезлеген игълан итә. 12 июль — «Rolling Stones» рок-төркеменең беренче концерты уза. 4 август — апартеидка каршы чыккан Нельсон Мандела төрмәгә утыртыла. Анда ул 28 ел үткәрәчәк, аннары КАҖ-ның президенты булып сайланачак. 17 октябрь — Инглиз «Битлз» төркемнең беренче телевизион чыгышы. 20 ноябрь — Кариб кризисы тәмамлана.

Туулар

2 гыйнвар — Рәмзия Фәйзуллина, «Әкият» курчак театры актрисасы, ТР халык артисты. 22 гыйнвар — Даян Әхмәт, театр һәм кино режиссеры (Эстония). 23 гыйнвар — Ркаил Зәйдулла, татар язучысы. 31 гыйнвар — Алексей Миллер, «Газпром» идарәчесе. 22 февраль — Илдус Шаһиев, журналист. 17 март — Рөстәм Тарико, «Русский Стандарт банкы» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе. 27 март — Рафаэль Газимов, спортчы (гандбол), тренер. 2 апрель — Ләис Зөлкарнәев, татар шагыйре. 12 апрель — Наилә Фатехова, татар җырчысы. 20 май — Александр Дедюшко, рус актеры. 21 май — Фәрит Бикчәнтәев, режиссер. 21 июнь — Виктор Цой, рус җырчысы. 3 июль — Том Круз, АКШ актеры. 6 июль — Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор. 11 август — Илсур Сафин, җырчы (баритон), ТР халык артисты. 16 август — Рамил Чурагулов, татар шагыйре, популяр җырлар текстлары авторы. 11 октябрь — Габделфәт Сафин, татар җырчысы. 17 октябрь — Лидия Әхмәтова, татар җырчысы. 16 ноябрь — Нәфкать Нигъмәтуллин, татар җырчысы. 19 ноябрь — Җоди Фостер, АКШ кино актрисасы һәм режиссеры. 8 декабрь — Наил Мөхәммәдьяров, штангачы. Михаэль Фридерих, төрки телләр белгече, Г. Тукай иҗатын өйрәнүче алман галиме. 23 декабрь — Дамир Динниулов, эчке хезмәт генерал-майоры, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).

Вафатлар

6 гыйнвар — Мәрзия Давытова, совет актрисасы, ССРБ-ның халык артисты. 28 гыйнвар — Кәрим Әмири, татар язучысы, драматург. 30 март — Владимир Шамов, табиб-хирург, академик, медицина хезмәте генерал-лейтенанты. 24 апрель — Анатолий Мариенгоф, рус шагыйре, драматург, прозаик. 18 июнь — Алексей Антонов, армия генералы. 6 сентябрь — Ганс Эйслер, алман композиторы, дирижер. 1 ноябрь — Борис Шульгин, Советлар Берлеге каһарманы. 28 ноябрь — Вилһелмина, Нидерландлар патшабикәсе (1890-1948 елларда). 14 декабрь — Рәшит Ваһапов, татар җырчысы, Татарстанның халык артисты.

Төркем:Еллар Төркем:1962 ел