Салават епархиясе (, ) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Ишембай, Мәләвез, Салават, Күмертау шәһәрләре; Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Зиянчура, Ишембай, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Фёдоровка һәм Чишмә районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе)ЖУРНАЛЫ заседания Священного Синода от 27-28 декабря 2011 года / Официальные документы / Патриархия.ru. Башкортстан митрополиясе составына керә.

Тарих Салават епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырылаСвященный Синод завершил первый день работы в обновленной резиденции Патриарха Московского и всея Руси в Даниловом монастыре. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә.

Хәзерге вакытта епархиядә 86 приход исәпләнә, 23 чиркәү-приход мәктәбе, православ хәрби-ватандарлык «Димитрий Донской» клубы эшли.

Епископлар Никон (Васюков) (27 декабрь 2011 — 16 март 2012) Николай (Субботин) (2012 елның 16 мартыннан)

Благочиниеләр Авыргазы — благочинный иерей Владимир Никитин Бишбүләк — иерей Владимир Егармин Ишембай — иерей Алексей Терентьев. Изге Троица храмы (Ишембай), Аллаһны тудыручы — Казан храмы (Верхотор), Иоанн—Кронштадтлы храмы (Ишембай), Михаил—Архангел храмы (Җиргән, Мәләвез районы), Космо—Дамиан храмы (Нордовка, Мәләвез районы), Успенье кафедраль соборы (Салават), Изге Николай храмы (Яңа Әптек, Ишембай районы) һ.б. Күмертау — протоиерей Сергий Ветров Кушнаренко — протоиерей Евгений Ачилов Мәләвез — протоиерей Владимир Семавин Монастырьлар — иеромонах Зосима (Дмитрий Кондраков) Прибельск — протоиерей Андрей Кулемза Раевка — протоиерей Петр Форманюк Чишмә — протоиерей Владимир ЖдановСалаватская епархия. Благочиния и приходы

Епархия эшләре идарәчесе - иерей Вячеслав Смольников.

Епархия канцеляриясе мөдире - протоиерей Сергий Завьялов.

Салават епархиясе храмнары

Монастырьлар Марфа-Мария монастыре (Ира) (хатын-кызлар өчен; Ира авылы, Күмертау шәһәр округы) Покров монастыре (Дедово) (ир-атлар өчен; Дедово авылы, Фёдоровка районы)

Сылтамалар Официальный сайт Салаватской епархии Салаватская епархия // Патриархия.Ru Салават епархиясе. ВКонтакте

Искәрмәләр

Төркем:Рус православие чиркәве епархияләре Төркем:Салават епархиясе Төркем:2011 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Салаватта дин