Тәнки каберлеге — Татарстан Республикасы һәм Сембер өлкәсе чигендә Тәнки авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 1 км ераклыкта (Татарстан Республикасы Спас районы), Болгар шәһәреннән төньякка таба 22 км ераклыкта, Ясаклы елгасы тамагыннан ерак түгел урнашкан IX — X гасырның икенче яртысы археологик һәйкәле. 1904 елда ачыла, 1961 елдан башлап археологлар Е. П. Казаков һәм Е. А. Халикова тарафынна 5 меңнән артык каберлекнең 1172-се казылган.Археологический музей КФУ. Фрагмент экспозиции музея: Танкеевский могильник

Каберлек Идел-Кама болгарлары, борынгы венгрлар һәм башка фин-угыр һәм төрки кабиләләр вәкилләре тарафыннан калдырылган. Ул Көнчыгыш Европада иң зурлардан санала һәм Идел-Кама Болгары һәм гомум болгар мәдәнияте формалашу процессларын чагылдыра.

Каберлекләрнең эчтәлеге Каберлекләр турыпочмаклык формасында, 1,8—3 метр озынлыкта, киңлекләре 0,4—0,6 метр, тирәнлекләре 2,2 метрга кадәр. Кайберләре Башкортстанның каберлек һәйкәлләре кебек тар һәм сузылган чокырларда урнашканнар; башка чокырларда янәшәдә ябу җайланмалары очрый. Каберләрдә корал (ике кылыч, ике сөңге, төрле балталар, уклар һәм пычаклар), савыт-саба (төрле чүлмәкләр), бизәнү әйберләре (тавыш чыгара торган элмә такталар, баш киемнәре, йөзекләр, муенсаларр) очрый. Шулай ук ефәк тукымада көмеш биттән ясалган 18 җирләү битлеге бар.

Ут белән бәйле культ эзләре бар, каберләр арасында керамика һәм хайван сөякләре комплекслары, шулай ук баш сөякләре һәм хайван аяк сөякләре, күбесенчә ат скелетлары, сакланган. 58 кабер — ислам таралышы белән бәйләнгән каберләр (каберләре X гасыр азагы белән даталана).

Каберлек Олы Тархан һәм Олы Тигәнәле каберлекләре, полом, ломоватово, кушнаренко, каракуп, салтова-маяк культуралары, шулай ук муром һәм угызларның башка һәйкәлләре белән охшаш.Команда Кочующие. Танкеевский могильник Каберлек җиһазларында төрки-угыр (Кама буе, Урал) һәм Болгар-салт халыкларының үзара бәйләнешләре дә күзәтелә.

Искәрмәләр

Әдәбият Танкеевский могильник / Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017. Танкеевский могильник // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. В. Ф. Генинг, А. Х. Халиков. Глава II. Памятники VIII—IX вв. на Средней Волге. 3. Танкеевский могильник // Ранние болгары на Волге (Больше-Тарханский могильник). — М.: Наука, 1964. — 200 с.

Сылтамалар

Төркем:Татарстан археологик һәйкәлләре Төркем:Спас районы Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары