Татарстан башкортлары — Татарстан Теспубликасы территориясендә яшәүче башкортлар. Болар нигездә совет һәм постсовет чорында Урал-Идел өлкәсенең башка төбәкләреннән республикага килгән башкортлар .
Халык саны һәм таралып утыруы {| align="right" cellpadding="4" style="margin: 1em 1em 1em 1em; background: #f0f0f0; border: 1px #aaa solid; font-size: 90%;" | {| class="wide" |+ 1нче таблица.ТАССР/Татарстан Республикасында халык исәбен алу нәтиҗәсе буенча башкортлар саныНациональный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.7., Национальный состав и владение языками, гражданство: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года, том 4. — Казань: Издательский центр Татарстанстата, 2013, С.5. ! Ел ! Барлык халык ! Шәһәрхалкы ! Авылхалкы |- | 1926 ел | 1752 | 178 | 1574 |- | 1939 ел | 931 | 575 | 356 |- | 1959 ел | 2063 | 1577 | 486 |- | 1970 ел | 2888 | 2498 | 390 |- | 1979 ел | 9256 | 8427 | 829 |- | 1989 ел | 19106 | 17461 | 1645 |- | 2002 ел | 14911 | 13235 | 1676 |- | 2010 ел | 13726 | 12158 | 1568
+ 2нче таблица. ТАССР/Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә башкортлар санында үзгәрешләрне чагыштыруНациональный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.7, 37,39. Ел Барлык халык Яр Чаллы шәһәре Түбән Кама шәһәре 1970 ел 2888 95 148 1979 ел 9256 4051 910 1989 ел 19106 9532 1913 2002 ел 14911 6910 1738 +3нче таблица. Татарстан Республикасында башкортлар миграциясенең үсеше (1992—2002) ) Ел кеше 1992 ел 491 1993 ел 540 1994 ел 295 1995 ел 211 1996 ел 212 1997 ел 308 1998 ел 164 1999 ел 180 2000 ел 102 2001 ел 17 2002 ел -60 |} 2010 Бөтенроссия Халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 13 726 башкорт — гомуми халыкның 0,36 %, татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, мари һәм украиннардан соң, республиканың сигезенче зур милләте (1нче таблица). Шулардан, Казанда — республиканың барлык башкортларының 12,97 % һәм Яр Чаллыда — республиканың барлык башкортларының 43,01 % яши. Башкортлар Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә яшиләр, ләкин беркайда да алар халыкның мөһим өлешен тәшкил итмиләр. Таралып утыру үзенчәлекләре алдагы җанисәп нәтиҗәләренә туры килә. Татарстан Республикасы башкортларының 88,6 % шәһәр халкына карый.
2002 елгы Бөтенроссия Халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 14 911 башкорт яшәде. Башкорларның күбесе шәһәрләрдә яши. Бу уңайдан беренче чиратта Яр Чаллы шәһәре аерылып тора, һәм анда республика башкортларының төп өлеше яшәде (2002 елда 46,34 %) һәм башкортлар гомуми халыкның 1,4 %н тәшкил итә (2002). Шулай ук Түбән Кама һәм Казанда башкортлар күп — республика башкортларының гомуми санына карата 11,66 % һәм 9,81 %.Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.8-11, 17, 37,39. Башкортлар саны иң күп булган төбәкләр арасында лидерлар: Ютазы (202 кеше), Түбән Кама (196 кеше), Бөгелмә (175 кеше)Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.66, 106, 129.. Яр Чаллы һәм Түбәнге Кама шәһәрләрендә башкортларның туплануы XX гасырның 60-70-нче елларында хезмәт миграциясе белән бәйлеСафронов С. Г., Зубаревич Н. В. Республика Татарстан // Россия регионов: в каком социальном пространстве мы живем. — М., 2005, С.183. (2 нче таблицаны кара). СССР таркалганнан соң, 2002 елга кадәр, башкортларның Татарстанга миграциясенең уңай артуы дәвам итте (3нче таблицаны кара).
Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономияләре Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында башкортларның дүрт милли-мәдәни автономиясе бар. Үзләренең барлыкка килүе белән алар XX гасырның 90нчы еллары башында республикада барлыкка килгән башкорт мәдәни җәмгыятьләренә бурычлы. 1992 елда Казанда «Башкорт йорто» мәдәни җәмгыяте, ә Яр Чаллыда «Юлдаш» мәдәни җәмгыяте оешты. Бу җәмгыять әгъзалары 1992 елның маенда узган Татарстан Халыкларының Беренче Җыенында башкорт халкының мәдәниятын күрсәтте .
1998 елның мартында, нигез салу конференциясендә, «Башкорт йорто» җәмгыяте Казан шәһәре башкортларының Милли-мәдәни автономиясенә әверелде. 2000 елда «Юлдаш» шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Шоңкар» Башкорт милли мәдәни автономиясе итеп үзгәртелде. Шул ук елны, Түбән Кама шәһәрендә «Урал» Башкорт милли — мәдәни автономиясе пәйда булды. Бу оешмалар инициативасы белән, 2002 елның маенда, Татарстан Республикасы башкортларының Беренче Корылтайы җыелды, анда дүртенче автономия — Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе булдырылды.
Төбәктә туып үскән танылган башкортлар Галиев, Такыйулла Абдулханнан улы (1894—1957) — инженер-электрик, Башкорт милли хәрәкәте лидеры. Сәет Садир — 1681–1684 еллардагы Башкорт күтәрелеше җитәкчесе Солтанов, Мөхәммәтъяр Мөхәмәтшәриф улы (1837—1915, Минзәлә өязендә туган) — иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, Ырынбур Мөхәммәдия Дини Җыелышын җитәкләде (1886—1915)Статья в Башкортостан: Краткая энциклопедия . Солтанов, Искәндәрбәк Мөхәммәтъяр улы (1872—1920) — Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, Кече Корылтай — Башкордистан Парламенты алды әгъзасы. Солтанов, Мансур Ислам улы (1875—1919, Минзәлә өязендә туган) — профессиональ музыкант һәм хәйрия фонды рәисеРәшит Шәкүр. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. — Өфө: Китап, 2005. — 376 бит. ISBN 5-295-02098-3 С.99 . Мутин, Илдархан Ибраһим улы (1888—1938, хәзерге Актаныш районының Такталачык авылында туган) — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, Башкорт Хөкүмәте әгъзасы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Фәхретдинов, Габдрахман Ризаитдин улы — дәүләт эшлеклесе, тәрҗемәче, Башкорт милли хәрәкәте әгъзасы . Фәхреддинов, Габделәхәт Ризаитдин улы — икътисадчы, Бөтенрусия оештыру җыелышы әгъзалары комитеты (Комуч) әгъзасы . Таһиров, Әфзал Мөхетдин улы (1890—1938, хәзерге Әлмәт районы Абдрахман авылында туган) — башкорт совет язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкорт АССРы Үзәк Башкарма комитеты рәисе (1931—1937), СССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы (1932—1937).
Шулай ук карагыз
Тептяри
Искәрмәләр
Әдәбият Акманов А. И. Ведомость башкирских дач Мензелинского уезда // Ватандаш. — 2002. — № 2. — ISSN 1683-3554. Асфандияров А. З. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1. Асфандияров А. 3. Кантонное управление в Башкирии (1798—1865). — Уфа: Китап, 2005. — 256 с. — ISBN 5-295-03586-7. Асылгужин Р. Р., Юсупов Ю. М., Салауши Т. А. Западные башкиры: политическая история, проблема этнической идентификации. Уфа: Хан, 2010. — 183 с. Асылгужин Р. Р. Этнополитическая история и расселение минских родоплеменных объединений // Ватандаш. — 2014. — № 1. — ISSN 1683-3554. А.-З. Валиди Тоган. История башкир. — Уфа: Китап, 2010. — 352 с. — ISBN 978-5-295-05000-8. Западные башкиры по переписям 1795—1917 гг. Уфа, 2001. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа.: Гилем, 2012. — 416 с.: ил. — ISBN 978-5-02-037008-1. Т. II. — 2012. — ISBN 978-5-91608-100-8 (т. 2) (в пер.) История башкирского народа. В 7 т. Т.5. С.424-425.,- Уфа: Гилем, 2010. История Башкортостана. Часть 1. С древнейших времен до 1917 г. Учебное пособие — Под ред. И. Г. Акманова — Изд. 1-е — Уфа: Башкирское издательство «Китап». 1993—240 с. История Башкортостана с древнейших времен до 60-х годов XIX века — Уфа: Китап, 1996—165 с. Кузеев Р. Г. Башкирские шежере. Уфа, 1960. Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения. М., 1974. Кузеев Р. Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: Этногенетический взгляд на историю. М., 1992. Руденко С. И. Башкиры. Уфа: Китап, 2006. Умурзаков Г. X.'' Древние башкиры: Некоторые вопросы истории. Уфа, 1991.
Сылтамалар Камско-икские башкиры // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Динамика развития демографических процессов в современном Башкортостане Башкирская кровь и татарский язык Этническая идентичность западных башкир О башкиро-булгарских этнических связях К ИССЛЕДОВАНИЮ МЕХАНИЗМА ИЗМЕНЕНИЯ НАЦИОНАЛЬНОЙ ПРИНАДЛЕЖНОСТИ Северо-западные башкиры История Вожди восстаний XVII—XVIII вв. из башкир Казанской дороги Национальные восстания в нижнем Прикамье
Төркем:Татарстан халыклары Төркем:Башкортлар