«Синтез» — Казан шәһәреннән ир-атлар су тубы клубы.
Тарих «Синтез» су тубы клубы 1974 елның ноябрендә нигезләнә.
1975 елда «Синтез» РСФСР чемпионатынның беренче лигадасында катнаша башлый. 1977 елда команда РСФСР чемпионатының көмеш медальләрен яулый. Команданың биш уенчысы РСФСР җыелма командасы составына кертелә. Шул ук елда Казан су полочылары Бөтенроссия яшьләр уеннарында җиңү яулый.
1980 елда «Синтез» РСФСР чемпионатының алтын медальләрен яулый. 1985 һәм 1989 елларда су тубы клубы янәдән РСФСР чемпионатының чемпионы булалар.Су тубы буенча Россия чемпионатының югары лигасында «Синтез» командасы 1993 елдан бирле чыгыш ясый башлый. 1995 елда Казан су полочылары Европа Кубокларында катнашу хокукына ирешә.
2004 елның июнендә команданың баш тренеры итеп Захаров Владимир Николаевич билгеләнә. 2006—2007 еллар сезонында «Синтез» су тубы клубы үз тарихында беренче тапкыр су тубы буенча Россия чемпионы була, шулай ук «Len Trophy» Кубогын яулый..
2010-2011 еллар сезонында команда икенче тапкыр су тубы буенча Россия Кубогына ия була. 2017 елда Андрей Белофастов клубның баш тренер итеп билгеләнә. 2018 елның 2 маенда «Синтез» су тубы клубы тарихта беренче тапкыр су тубы буенча Россия Суперкубогына — «Адмирал Феодор Ушаковов Кубогы»на ия була.
Казанышлар
Милли
Россия чемпионы (2007, 2020); Россия чемпионатының көмеш призеры (2006, 2008; 2010; 2012; 2013; 2014; 2016; 2017); Россия чемпионатының бакыр призеры (2005, 2009, 2011, 2018); 2005 һәм 2010 елгы Россия Кубогы иясе РСФСР чемпионы (1980, 1985, 1989); РСФСРның көмеш призеры (1977); Бөтенроссия яшьләр Уеннары җиңүчесе (1977, 1980);
Халыкара
ЛЕН-трофи иясе (2007) ЛЕН-трофи финалисты (2006, 2016).
Состав
2018—2019 еллар сезонында «Синтез» су тубы командасы түбәндәге составта тәкъдим ителә: №ФИО (тулысынча)Туган көнеСпорт исеме1. Бугайчук Алексей Юрьевич30.03.1989спорт мастеры2. Рыжов-Аленичев Алексей Сергеевич20.02.1989спорт мастеры3. Антонов Антон Олегович01.06.1983спорт мастеры4. Магомаев Лев Русланович01.02.1989спорт мастеры5. Одинцов Артем Александрович16.01.1988спорт мастеры6. Гиниятов Адель Ильдарович22.01.1996спорт мастерлыгына кандидат7. Фатахутдинов Артур Альбертович28.02.1984Халыкара класслы спорт мастеры8. Закиров Арслан Рустемович22.03.1997спорт мастерлыгына кандидат9. Манафов Равиль Амирович22.06.1985Халыкара класслы спорт мастеры10. Нежинский Владимир Владимирович16.11.1995спорт мастеры11. Макас Артем Петрович31.08.1993спорт мастеры12. Васильев Егор Андреевич30.04.1996спорт мастеры13. Зиннуров Эмиль Ирекович26.03.1999спорт мастеры14. Зинатуллин Альберт Разимович27.04.1990спорт мастеры15. Васильев Егор Денисович23.07.2001спорт мастерлыгына кандидат16. Хазиахметов Искандер Рустемович03.07.1997спорт мастерлыгына кандидат17. Чирков Игорь Сергеевич08.10.1999спорт мастерлыгына кандидат18. Серебренников Никита Ярославович21.09.2001спорт мастерлыгына кандидат19. Махиянов Аскар Ильмирович30.04.2001спорт мастерлыгына кандидат20. Андриянов Артем Андреевич05.04.2001спорт мастерлыгына кандидат
Бассейн «Синтез» ватерполо командасының базасы — «Оргсинтез» бассейны. Ул 1973 елда Казан Органик синтез заводы акчасына төзелә. Нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр (2021 ел) Казаноргсинтез тарафыннан финанслана. Бассейн бинасын реконструкцияләү һәм коммуникацион системаларны һәм җиһазларны модернизацияләү 2018 елда үткәрелә.
Бассейнда өч ванны урнашкан, шуларның берсе — 50 метрлы, 8 юл һәм 550 урынлык трибуналар бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Синтез» рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:Казан спорт клублары