Васту-шастра (IAST:vāstu śāstra «төзү шастрасы (фәне)», «архитектура») — традицион индуист архитектура планлаштыру һәм дизайн системасы. Күбесенчә Һинд дине архитектурасында кулланыла, әмма шулай ук сынчылыкта, биюләрдә һәм шигърияттә киң кулланылыш таба. Вастуның нигезләүчесе булып традицион рәвештә Майян олы фикер иясе тора. Шулай да гасырлар буена Васту күбесенчә культ объектларының планлаштыруында һәм дизайнында кулланылган булса да, XX гасырның икенче яртысыннан бирле Васту күбрәк һәм алга таба тагын да күбрәк граждан төзелешендә кулланыла башлый. Конструкцияләрнең максаты булып архитектураны табигать белән корылманың төрле өлешләренең чагыштырмача функцияләре һәм борынгы ышанулар белән геометрик өлгеләрне (янтра), симметрияне һәм юнәлеш авышлыкларын кулланып берләштерерү тора. Васту Шастра Васту Видьяның текст өлеше булып тора - бу борынгы Һиндстаннан архитектура һәм дизайн теорияләре турында киңрәк белем. Васту Видья белеме ул кырыс билгеләнгән булмаган диаграммалар яки алар булмаган килеш фикерләр һәм концепцияләр тупланмасы. Бу фикерләр һәм концепцияләр күбрәк форма һәм пространствоны оештыру өчен концепцияләр һәм модельләр алар бер-берсенә мөнәсәбәтенә, аларның кулланылышына һәм Вастуның тулаем корылышына нигезләнгән. Борынгы Васту Шастра принципларына Мандир (Һинд дине гыйбадәтханәсе) төзү принципларын һәм йортларның, шәһәрчекләрнең, шәһәрләрнең, бакчаларның, юлларның, су корылмаларының, кибетләрнең һәм башка җәмәгать урыннарын кору принциплары керә. Терминология Санскрит Васту сүзе янәшә булган җир биләмәсе белән яшәү урынын яки йортны аңлата. Врддһи, васту сүзе "йорт нигезләү урыны, урын, җир, бина яки яшәү урыны, җир биләмәсе, өй" мәгънәсен ала. Башлангыч тамыр булып вас тора "яшәргә, торырга".Monier-Williams (1899). Шастра төшенчәсе якынча "доктрина, тәгълимат" дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Васту-шастралар (турыдан-туры мәгънәә, яшәү фәне) борынгы Санскрит архитектура белешмәләре. Боларга Васту-Видья (турыдан-туры мәгънәдә яшәү белеме) керә.BB Dutt (1925), , ; See critical review by LD Barnett, Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Vol 4, Issue 2, June 1926, pp 391

Тарихы Вастуның нигезләүчесе дип традицион рәвештә мифик олы фикер иясе Мамуни Майян дип әйтелә, ул борынгы заманнарның васту конструкцияләрендә белгеч булып Васту шастраның беренче авторы һәм барлыкка китерүчесе булып тора. Америка Майоник Фән һәм Технология Университетында киңәшче һәм профессор Джесси Меркэй буенча иң элек ваасту фәне меңнәрчә ел элек Мамуни Майян исемле риши галим/балта остасы тарафыннан ачылган борынгы принципларга ниегзләнгән. Майян Вишвакраманың биш улларының берсе. Майян Һинд әдәбиятында искә алына. Иң мәшһүр эше булып Кришна Ходае өчен Дварка шәһәрен төзү тора. Васту шастрада төзү принципларын һәм Инд Үзәне Цивилизациясе арасында бәйләнеш эзләрен эзләүче теорияләр ясалган булган, әмма галим Капила Ватсьяян Инд Үзәне язулары шифры танылмаган булуга таянып бу теорияләрне кабул итми. Чакрабарти буенча Васту Видья Ведик чор белән бер үк борынгылыкта һәм ритуаль архитектурага бәйле. Майкл В.Майстер буенча Атһарваведада мистик космогония белән шигырьләр бар алар Галәм планы өчен парадигманы тәэмин итәләр, әмма алар архитектураны да чагылдырмаганнар, практиканы да үстермәгән. Майстер раслаганча Вараһамиһира'ның безнең эраның алтынчы гасыры белән даталанган Бриһат Самһитасы шәһәрләрне һәм биналарны планлаштыру өчен ваступурушамандала кебек нәрсәне тасвирлый торган беренече мәгълүм булган Һинд тексты. Васту видьяның махсус фән тармагы буларак пәйда булуы безнең эраның 1-енче гасырга күпкә кадәр пәйда булган дип әйтелә. Тасвирлама

Йортларны, гыйбадәтханәләрне, шәһәрчекләрне һәм шәһәрләрне төзү сәнгате буенча берничә Васту-шастра бар. Шуларның берсе Тһаккура Пһеруның шастрасы анда гыйбадәтханәләр кайчан һәм ничек төзелергә тиеш турында тасвирланган.Stella Kramrisch (1976), The Hindu Temple Volume 1 & 2, Jack Hebner (2010), Architecture of the Vāstu Śastra - According to Sacred Science, in Science of the Sacred (Editor: David Osborn), , pp. 85-92; N Lahiri (1996), Archaeological landscapes and textual images: a study of the sacred geography of late medieval Ballabgarh, World Archaeology, 28(2), pp 244-264 Безнең эраның алтынчы гасырына Һиндстанда сарай гыйбадәтханәләрен төзү өчен Санскрит белешмәләре йөрештә булган.Susan Lewandowski (1984), Buildings and Society: Essays on the Social Development of the Built Environment, edited by Anthony D. King, Routledge, , Chapter 4 Васту Шастра белешмәләрендә төзү, шәһәр планлаштыруы һәм аларда табигать белән гармониядә булу өченАвыш язылыш эченә корылган гыйбадәтханәләр, сулыклар һәм бакчалар буенча бүлекләр булган. Барнетт раслаганча,LD Barnett, Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Vol 4, Issue 2, June 1926, pp 391 бу гыйбадәтханә һәм шәһәрчек планлаштыру текстлары теоретик өйрәнүләрме, әллә алар практикада камил кулланылган икәнеме ачык билгеле түгел, белешмәләрдә тәкъдим ителгәнчә шәһәр планнары һәм Һинду гыйбадәтханәләр сәнгать идеаллары буларак һәм Һинду иҗтимагый һәм рухи тормышының интеграль өлеше буларак уйланылган булган. Безнең эраның тугызынчы яки унынчы гасырда язылган, авторы Рамачандра Бһаттарака Каулачара булган Одишаның Шилпа Пракасасы башка Васту Шастра булып тора. Шилпа Пракаса гыйбадәтханәнең һәр аспектында геометрик принципларын һәм символизмны, мәсьәлән, кешенең 16 эмоциясен 16 хатын-кыз фигурасы итеп кисеп ясауны тасвирлый. Бу стильләр Һиндстанның көнчыгыш штатларында превалент Һинд дине гыйбадәтханәләрендә камилләштерелгән булган. Башка борынгы текстлар бу архитектура принципларын киңәйткәннәр, Һиндстанның төрле өлешләрендә үсеп үз интерпретацияләре өстәлгән булган. Мәсьәлән, Һиндстанның көнбатыш штатларында табылган гыйбадәтханәнең Саурашастра традициясе Шилпа Пракашада тасвирланган 16 типтагы белән чагыштырылган 32 Натака-штри типларында хатын-кыз формасында чагылышлар һәм эмоцияләр тасвирланган. Шилпа Пракаша 12 тип Һинду гыйбадәтханәләре өчен кыска кереш тәэмин итә. Башка текстларда Нармада Шанкара җыйган һәм Дэниэль Смит һәм Шилпа Ратнакара җыйганда Һинд дине гыйбадәтханә типларының киңрәк исемлеге тәэмин ителә. Һиндстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә Раджастханда табылган Санскрит телендә борынгы гыйбадәтханә төзү буенча белешмәләләргә шәһәрчек төзелеше буенча бүлекләр белән Сутрадһара Мандананың Прасадаманданасы (туры мәгънәдә, гыйбадәтханә төзүне планлаштыру өчен белешмә) керә. Көньяк Һинд чыгышлы текстлар Манасара шилпа һәм Майямата безнең эраның 5-енче гасырдан 7-енче гасырына кадәр йөрештә булган дигән фараз бар, ул Көньяк Һиндстан Васту дизайны һәм төзелеше буенча белешмә китабы булып тора. Төньяк Һиндстанда киң цитаталанган булып Вараһамиһираның Бриһат самһитасы тора, бу Һинду гыйбадәтханәләрнең нагара стиле дизайнын һәм төзелешен тасвирлаучы 6-ынчы гасыр борынгы Санскрит белешмәсе тора. Бу борынгы Васту Шастраларда еш Һинду гыйбадәтханә дизайнының принципларында сүз бара һәм тасвирлана, әмма алар Һинду гыйбадәтханәсе дизайны белән генә чикләнми. Аларда гыйбадәтханә җәмәгатенең тулы өлеше булып тасвирлана һәм йорт, авыл гыйбадәтханә белән шәһәр, бакчалар, сулыклар һәм табигать белән төрле дизайннар һәм аларның төрле принциплары турында әйтелә. Мандала типлары һәм хасиятләре

Барлык мандалада үзәк даирә булып Браһмастһана тора. Мандала “даирәсе” ул Һинд динендә дә, Буддачылыкта да рухи һәм ритуаль әһәмияткә ия концентрик диаграмма. Төрле мандалаларда биләгән пространство аерылып тора – “Питһа” һәм “Упапитһа”да ул бер квадрат модульне били, “Маһаапитһа” (16), “Уграпитһа” (36) һәм “Мандука”да (64) дүрт квадрат модульне били һәм “Стһандила” (49) һәм “Парамассайика”да (81) тугыз квадрат модульне. Питһа көчәйтелгән Притһвимндала булып тора, кайбер текстлар буенча үзәк пространствоны җир били. Стһандила мандала концентрик рәвештә кулланыла. Иң әһәмиятле мандала булып 64 шакмактан Мандука/Чандита Мандала һәм 81 шакмаклы Парамасаайика Мандала тора. Васту Пурушаның нормаль торышы (баш төньяк-көнчыгышта, аяклар көньяк-көнбатышта) Парамасаайика Мандалада тасвирланганча. Шулай да Васту Пурушада Мандука Мандала баш көнчыгышка караган итеп һәм аяклар көнбатышка караган итеп сурәтләнә.

Ышану буенча һәр җир бүлеменең яки бинаның үз җаны бар һәм шул җан Васту Пуруша буларак мәгълүм. Пада Виньясаны кулланып теләсә-нинди формада урын барлыкка китерелергә мөмкин. Алар 1x1 дән 32x32 (1024) шакмак урыннарга кадәр диапазонда. Тәңгәл килгән урын исемнәре белән мандалалар мисалларына түбәндәгеләр керә: Сакала (1 шакмак) Эка-падага карый (бер бүлемле урын) Печака (4 шакмак) Дви-падага карый (ике бүлемле урын) Питһа (9 шакмак) Три-падага карый (өч бүлемле урын) Маһаапитһа (16 шакмак) Чатуш-падага карый (дүрт бүлемле урын) Упапитһа (25 шакмак) Панча-падага карый (биш бүлемле урын) Уграпитһа (36 шакмак) Шаштһа-падага карый (алты бүлемле урын) Стһандила (49 шакмак) Сапта-падага карый (җиде бүлемле урын) Мандука/ Чандита (64 шакмак) Ашта-падага карый (сигез бүлемле урын) Парамасаайика (81 шакмак) Нава-падага карый (тугыз бүлемле урын) Аасана (100 шакмак) Даса-падага карый (ун бүлемле урын) Бһадрмаһасан (196 шакмак) Чодаһ-падага карый (14 бүлемле урын) Хәзерге заман адаптацияләре һәм кулланышы

Васту Шастра хәзерге заман архитекторларына борынгы концепцияләрне һәм белемне тәкъдим итә. Алар кырыс код булмыйча күбесенчә күрсәтмә булып тора. Сачдэв һәм Жиль Тиллотсон раслаганча Васту Шастраның пространство мандаласын куллану һәр пространство яки бүлмә яки бина шакмак булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Төп тема ул үзәк пространство тирәли төп элементлар, периферия зоналары, юнәлеш Кояш балкышына һәм пространстволарның функцияләренә карап эшләнә. Раджастханда алсу шәһәр Джайпурның төп алнын Раджпут патшасы Джай Сингһ II эшләгән һәм ул Васту Шилпа Шастра принциплары буенча якынча безнең эраның 1727 елында төзелгән булган.Jantar Mantar & Jaipur - Section II National University of Singapore, pp. 17-22 Охшаш рәвештә, хәзерге эра проектлары, мәсьәлән, архитектор Чарлз Корреа уйлап чыгарган Әхмәдабадта Гандһи Смарак Санграһалайя, Бһопалда Видһан Бһаван, һәм Джайпурда Джаваһар Кала Кендрада Васту Шастра Видьядан концепцияләр җайлаштырылган һәм кулланылган. Чандигарһ шәһәре корылышында Ле Корбюзье хәзерге заман архитектура теорияләрен Васту Шастраныкылырга керткән. Һиндстанда колониаль хөкем вакытында Британия Раджы шәһәр планлаштыручы рәсмиләре Васту Видьяны танымаган һәм күбесенчә гөмбәзләр һәм аркалар кебек Ислам Могол чоры мотивларын Виктория эрасы стиле биналарына кадәр планга нисбәтсез кулланган. Бу Һинд-Сарацин архитектурасы буларак мәгълүм хәрәкәт хаотик планлы дип табылган, әмма хәзергәчә кадәр дә кулланылган тыштан гаять зур тимер юл станцияләре, гаваньнар, салым җыю биналары һәм Көньяк Һиндстанда башка колониаль офислар. Васту Шастра Видья колониаль чор төзелеше вакытында берничә сәбәпкә күрә исәпкә алынмаган. Бу текстлар 19-ынчы һәм иртә 20-нче гасыр архитекторлары тарафыннан архаик булып каралган, әдәбият архитекторлар тарафыннан сөйләшелгән борынгы тел булып мөрәҗәгать итәрлек булмаган һәм борынгы текстларда пространство һаман да бар дип фараз ителгән булган. 1700-енче елларда теләсә нинди колониаль чор эрасы җәмәгать проектларына кадәр яңа Джайпур шәһәрен Васту Шастра текстларына нигезләп төзү күп исбатлауларның берсе булган. Башка мисалларга Чарльз Корреа ясаган хәзерге җәмәгать проектларын кертә, мәсьәлән, Җайпурда Җаваһар Кала Кендра һәм Әхмәдабадта Гандһи Ашрам. Васту Шастра чаралары шулай ук Хушдип Бансал тарафыннан 1997 елда Һиндстан Парламент комплексы өчен кулланылган булган, ул илдә сәяси тотрыксызлык өчен җаваплы бина янында китапханә төзелә дигән нәтиҗәгә килә. Германия архитекторы Клаус-Петер Гаст раслаганча Васту Шастра принциплары төп яңарыш кичерә һәм шәхси йортлар, яшәү комплекслары, коммерцияләе һәм сәнәгать кампусларында һәм Һиндстанда төп җәмәгать проектларында Васту Видья архитектурасына кертелгән борынгы иконография һәм мифология сәнгать эше белән киң кулланыла. Архитектура буенча Санскрит трактатлары