Илгиз Идрис улы Гыйләҗев (1957 елның 14 апреле, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Совет һәм Россия хокук белгече, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе (2011 елның 1 маеннан 2023 елның 26 маена кадәр). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкага китү чарасында катнашты. Ватаным Татарстан, 26.05.2023
Татарстан Конституция советы рәисе (2023 елның 13 июленнән).Ильгиз Гилазов избран председателем конституционного совета Татарстана. Коммерсантъ Казань, 13.07.2023
Биография Илгиз Идрис улы Гыйләҗев 1957 елның 14 апрелендә Казанда туа.
Әти-әнисе авыл җирлегеннән, соңрак Казанга күчеп Северный бистәсендә яши башлыйлар. Илгиз Гыйләҗев мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә җыенган, әмма моның өчен аңа баллар җитми. 1974—1975 елларда Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсендә санлы программа белән идарә итүче станоклар токарь-операторы булып эшли. 1975—1977 елларда Мәскәү өлкәсе территориясендә, һавага каршы оборона гаскәрләре штабында кодировщик, взвод комсомол секретаре, комсорг булып Совет Армиясендә хезмәт итә.
1984 елда П. Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый, инглиз теленнән тәрҗемәче һәм хокук белгече квалификациясен ала. Студент елларында курс секретаре һәм факультет секретаре була, ә 1981—1982 елларда Гыйракта Иран белән сугыш вакытында техникага хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче Совет хәрби белгечләрендә инглиз телен тәрҗемәче булып эшли. 1984—1987 елларда социаль тәэмин итү министрлыгында кадрлар һәм махсус эш буенча өлкән инспектор булып эшли.
1987 елның июнендә Казан шәһәренең Бауман район суды судьясы, ә 1989 елның апрелендә Татарстан АССР Югары Суды судьясы була. 1996 елның июнендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 2007 елның июлендә кабаттан 6 елга билгеләнә.
2011 елның 30 апрелендә, Геннадий Баранов урынына, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе итеп, 1 майдан башлап, 6 еллык срокка билгеләнә. 12 майда Татарстан Республикасы Югары Суды коллективына тәкъдим ителә. 2017 елның 31 маенда кабат 6 елга билгеләнә.
Гыйләҗев эше барышында Татарстанның суд системасы ялган дәлилләрне фальсификацияләү фактларына игътибар итмәгән өчен хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтькә дучар була.
Үлем җәзасын кертү өчен чыгыш ясый. Узган елларда үзе югары дәрәҗәдә җәза бирү турында дүрт тапкыр карар чыгара.
Беренче квалификация категорияләренә ия, Россия Федерациясе Судьялар советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе булып тора.
Бүләкләр
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2012 елның 12 июле) — «законлылыкны ныгытуда, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен». «Россия Федерациясенең атказанган юристы» мактаулы исеме (2018 елның 6 мае) — «законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен». «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел) Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2014 ел). «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел). «Фидакарь хезмәт өчен» медале «Татарстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме. «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» Россия Федерациясе Судьялар советының бүләкләү билгесе (2014 ел), II дәрәҗә «Россия Федерациясе суд системасы каршындагы казанышлары өчен» медале (2017 ел), Россия Федерациясе судьялар Советының Мактау грамотасы (2019 ел), Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының I һәм II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале. «Гадел хөкем» номинациясендә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советының «ел юристы» беренче премиясе лауреаты (2014 ел), «Россия судьялар берләшмәсе» иҗтимагый оешмасының «Ел судьясы» премиясе (2018 ел). 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Шәхси тормыш Өйләнгән, кызы һәм оныклары бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:Россия юристлары Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1957 елда туганнар Төркем:14 апрель көнне туганнар Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр