Биектау районы флагы — Татарстан «Республикасы Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2006 елның 14 мартында деквбрендә расланган һәм теркәү номеры 2302 белән Россия Федерациясе Дәүләт Геральдик регистрына һәм теркәү номеры 49ны биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Геральдик регистрына кертелгән.Решение Совета Высокогорского муниципального района Республики Татарстан от 06.12.2006 № 93
Флаг Биектау муниципаль районының рәсми символы булып тора.
Тасвирлама «Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап өстән аска яшел, сары һәм яшел буйларга (тукыма киңлегенең 1/6, 1/10 һәм 1/18 өлешләре киңлегендә) тоташкан һәм өске яшел буйга терәлеп гербтагы сары казан сурәте урнаштырылган туры почмаклы күк тукыма».Онлайн - энциклопедия Tatarica
Символиканы нигезләү Флаг Биектау район гербы нигезендә эшләнгән.
Биектау районы Татарстан-Казан аръягының тарихи—мәдәни төбәгенең бер өлеше булып тора. Биредә борынгы заманнардан бирле төрле халыклар, мәдәният һәм диннәр актив хезмәттәшлек иткән. Район территориясендә күп кенә археологик, тарихи-архитектура, эпиграфик һәм этнографик һәйкәлләр сакланган. Биредә Татарстан тарихы өчен уникаль һәйкәл — Казан ханлыгының урта гасыр административ, икътисади һәм мәдәни үзәкләренең берсе — Иске Казан калдыклары урнашкан. Моның билгесе итеп Флагта Алтын Казан сурәтләнгән. Казан хәзерге район составына кергән җирләрнең бай тарихын, җирле халыкның буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрен символлаштыра.
Флагның зәңгәр һәм яшел төсләрдән торган төс гаммасы Биектау районының уникаль табигать объектларын һәм табигать һәйкәлләрен символлаштыра: Казансу елгасы, «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы, Кара күл, Мунчала күле, Кәрәкәле күле, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозёрка урманы.
Сары буй районның бай археология мирасын символлаштыра.
Зәңгәр төс — чиста күк һәм үтә күренмәле су, рухият, намус һәм намуслылык символы.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш үсеше символы.
Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм символы.
Сары (алтын) төс-байлык, уңыш, тотрыклылык, акыл һәм хөрмәт символы.
Моны да карагыз Биектау районы гербы Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар Союз геральдистов России
Төркем:2006 ел байракларыТөркем:Әлифба буенча байракларТөркем:Татарстан байракларыТөркем:Биектау районы