Казан уку округы — 1803 елда гамәлгә куелган, Россия империясенең иң борыңгы алты уку округларны берсе.
Тарих
Казан уку округы 1802 елның 24 гыйнварында император Александр I «Уку округларын гамәлгә кую турында» указы белән гамәлгә куела.
1804 елда нигез салынган Казан Университеты уку округының үзәк учреждениесе булып тораhttp://www.philippovich.ru/Projects/ESAR/SAR/SARn/tom2/Rumovskiy_Karlov(54-56).pdf (недоступная+ссылка). Казан уку йортының беренче попечителе — танылган рус галиме һәм педагог Степан Яковлевич Румовский.
XIX гасыр дәвамында округның территориаль составы кайбер үзгәрешләр кичерә. Шулай итеп, 1824 елда Кавказ һәм Әстерхан губернасы мәктәпләре Харьков уку округы карамагына күчә. Берничә елдан соң, 1833 елда Әстерхан губернасы кабатлап Казан уку округы составына кертелә.
Округның соңгы попечителе — озак еллар Харьков университетында укыткан табиб Михаил Михайлович Ломиковский. Ул 1915 елның 19 октябрендә 66 яшендә Казан уку йортының попечителе була. Әмма бу вазифада озак эшләми һәм 1917 елның 10 апрелендә отставкага чыгаИ. Е. Крапоткина Административная деятельность попечителя учебного округа (из истории Казанского учебно-окружного центра) // Известия Алтайского Государственного университета 2010 Т. 3 С. 123—132.
Мөстәкыйль административ берәмлек буларак, Казан уку округы 1918 елның февраленә кадәр эшли.
Состав Нократ, Казан, Самар, Сарытау, Сембер һәм Әстерхан губерналарын, шулай ук Себер һәм Урта Азия (соңрак бу территорияләр барлыкка килгән Себер уку округына күчә) үз эченә ала.
Попечительләр
Степан Румовский —1803 елдан 1812 елның 6 июленә кадәр Михаил Салтыков — 1812 елның 26 сентябреннән 1818 елның 4 августына кадәр Михаил Магницкий — 1819—1826 еллар Михаил Мусин-Пушкин — 1829 елдан 1845 елның 15 апреленә кадәрИсполнял обязанности попечителя с 24 февраля 1827 года, утверждён попечителем 16 марта 1829 года; 15 апреля 1845 года перемещён попечителем Петербургского учебного округа.. Николай Лобачевский —1845 елның 18 апреленнән 1847 елның 22 маена кадәр Владимир Молоствов —1847 елның 22 маеннан 1857 елның 4 маена кадәр Феодосий Веселаго — 1857 елның 23 маеннан 12 ноябренә кадәр Эварест Грубер —1857 елның 12 ноябреннән 1859 елның 23 апрелендә вафатына кадәр Павел Вяземский — 1859 елның 4 ноябреннән 1862 елның 12 июненә кадәр Филипп Стендер —1862 елның 12 июненнән 1865 елның 5 февраленә кадәр Пётр Шестаков — 1865 елның 5 февраленнән 1883 елның 18 июненә кадәр. Порфирий Масленников — 1883 елның 18 июненнән 1890 елның 3 маенда вафатына кадәр. Николай Потапов — 1890 елның 10 маеннан 1894 елның 13 ноябренә кадәр Василий Попов —1895 елның 18 гыйнварыннан 1899 елның 30 июленә кадәр Михаил Алексеенко —1999 елның 30 июленнән 1901 елның 9 июленә кадәр Сергей Спешков — 1901 елның 19 ноябреннән 1905 елның 20 августына кадәр Алексей Деревицкий — 1905 елның 6 сентябреннән 1911 елның 31 декабренә кадәр Николай Кульчицкий — 1912 елның 27 февраленнән 1914 елның 30 июненә кадәр Иван Базанов — 1914 елның 30 июненнән 1915 елның 10 октябренә кадәр Михаил Ломиковский —1915 елның 19 октябреннән 1917 елның 10 апреленә кадәр.
Статистика 1911 елгы мәктәп санын алу мәгълүматлары буенча, Казан уку округында башлангыч мәктәпләрдәге укучылар саны округ халкының 4,18% ын тәшкил итә. Ир-атлар арасында — 5,89%, ә хатын-кызлар арасында башлангыч мәктәпкә 2,50% кеше йөргәнОднодневная перепись начальных школ империи, произведённая 18 января 1911 года. Вып. XII—XV Азиатская Россия. СПб. 1914 г. Предисловие.
1915 ел торышына Казан уку округы барлык типтагы 13,364 уку йорты булган, аларда 1,017,704 укучы белем алган, шул исәптән 11,570 башлангыч мәктәп 854,452 укучылар саны белән. Округның административ-территориаль өлешләренә бүлү буенча:
Әстерхан губернасы: уку йортлары — 719, укучылар — 48,489. Нократ губернасы: уку йортлары — 3,373, укучылар — 210,402. Казан губернасы: уку йортлары — 2,865, укучылар — 184,707. Самар губернасы: уку йортлары — 2,616, укучылар — 224,162. Сарытау губернасы: уку йортлары — 2,470, укучылар — 251,965. Сембер губернасы: уку йортлары — 1,321, укучылар — 97,979.
Укучыларны уку йортлары төрләре буенча бүлү (санаучы — укучылар саны, бүлүче — уку йортлары саны). +Казан уку округы 1915 елдаУку йортының төре123456Югары уку йортларыРухи1801Медицина3001Сәнгать5501Урта уку йортларыГимназияләр, проимназияләр, институтлар һәм лицейлар2,01448,783246,205236,6141710,708264,43014Реаль училищелар48111,987793031,49463,00598414Рухи81634,9371151,47371,70351,98393491Педагогик28544334408419723593Медицина11814564483739912642Хәрби?121313741Диңгез3215811191Урман һәм авыл хуҗалыгы6748150224113242Техник һәм һөнәрчелек36166211289749381,512118146Коммерция, сәүдә һәм сәнәгать25311951624282431,01221681Сәнгать288176722681Ызан, таксатор һәм топографик1001Профессиональ2102Шәхси уку йортлары каршындагы чиркәүләрдә чит ил исповеданий1,039211,816242,83624Башка уку йортларыСукырлар һәм саңгыраулар училищелары472301792Дини христиан булмаган?21571,8719707,774139Башлангыч уку йортларыТүбән44,451706192,3182,98196,5091,811210,1402,546220,4902,23690,5441,290 Искәрмә. Таблица баганаларында саннар белән уку округының административ-территориаль өлешләре билгеләнә:
1 — Әстерхан губернасы 2 — Нократ губернасы 3 — Казан губернасы 4 — Самар губернасы 5 — Сарытау губернасы 6 — Сембер губернасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Библиотека исторической информации
Төркем:Казан тарихы Төркем:Казан губернасы