Вакыйгалар 4 апрель — НАТО барлыкка килә. 12 апрель — МДУ төп бинасы төзелеше башлана. 11 май — Сиам корольлеге исеме Таиландка үзгәртелә. 8 июнь — Лондонда Дж. Оруэллның «1984» әсәре сатуга чыга.
Туулар
2 февраль — Руслан Дәминов, татар опера җырчысы. 28 февраль — Ибраһим Канапацкий, Беларусь татарларының иҗтимагый һәм дини җитәкчесе. 2 март — Нәҗибә Сафина, шагыйрә. 5 март — Хәмит Латыйпов, рәссам, шагыйрь. 15 март — Илдус Диндаров, журналист, язучы. 25 март — Мөнир Якупов, опера җырчысы, Татарстанның халык артисты. 30 апрель — Антониу Гутерреш, БМО Генераль сәркатибе (2017). 8 май — Равил Рахмани, әдәбият галиме, мөхәррир. 11 май — Мансур Сафин, татар язучысы. 20 май — Рафаиль Закиров, РФ атказанган хәрби очучысы (1992). 25 май — Хәмдүнә Тимергалиева, татар җырчысы. 2 июнь — Рахман Шәфигуллин, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясен нигезләүче, язучы-прозаик, журналист, публицист. 16 июнь — Хәйдәр Бигичев, опера җырчысы. 18 июнь — Лех Качинский, 8нче Польша президенты. 15 июль — Зиннур Мансуров, татар шагыйре, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире. 28 июль — Александр Леухин, рәссам, Тукай премиясе (2016). 30 июль — Зилә Сөнгатуллина, татар опера җырчысы, профессор. 1 август — Корманбәк Бакыев, Кыргызстан президенты. 20 август — Әхмәт Хәмәдишин (Дусайлы) язучы, шагыйрь, adiplar.ru сайтын ясаучы. 30 август — Равил Моратов, сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 3 сентябрь — Наил Вәлиев, әдәбият галиме. 13 сентябрь — Шамил Шәрифуллин, композитор. 16 сентябрь — Шәүкәт Гаделша, шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023). 27 сентябрь — Фәрит Фәткуллин, Кызыл таң журналисты. 7 октябрь — Рәшит Бәшәр, шагыйрь. 5 ноябрь — Ренат Салаватов, дирижёр, композитор. 6 ноябрь — Нәкыйп Гатиятуллин, РФ һәм ТР атказанган геологы, фән докторы. 10 ноябрь — Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Татар опера һәм балет театры директоры. 18 ноябрь — Тимергали Зиннуров, Тинчурин театры артисты.
Вафатлар
16 гыйнвар — Павел Беньков, рәссам. 5 апрель — Роман Дәүли, Казан керәшен укытучылар семинариясе директоры. 18 август — Һади Килдебәк, журналист, педагог, язучы. 27 август — Әхмәтҗан Касыйми, Көнчыгыш Төркистан президенты (1946-1949). 8 сентябрь — Рихард Штраусс, алман композиторы, дирижер. 28 октябрь — Муса Бигиев, татар дин белгече-философ, публицист. 11 ноябрь — Кедра Митрей, удмурт язучысы, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче.
Төркем:1949 ел Төркем:Еллар