Вакыйгалар 12 гыйнвар — Уфада Яшь юксылның беренче саны чыга. 30 гыйнвар — «Чаян» сатирик журналының беренче саны чыга. 22 апрель — Казанда Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте барлыкка килә. 6 июль — ССРБ Конституциясе гамәлгә керә. 4 май — Мирсәет Солтангалиев кулга алына. 9 июнь — РКП(б) Үзәк комитетының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган дүртенче киңәшмәсендә Мирсәет Солтангалиев һәм аны яклап «Унбиш җитәкче хаты»н имзаланучылары карашлары кискен тәнкыйтьләнә һәм алар «милли тайпылыш тарафдарлары» дип игълан ителә. 13 июль — Голливуд тамгасы урнаштырыла. 13 октябрь — Төркия башкаласы Истанбулдан Анкарага күчерелгән.
Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1923 елда туганнар 12 февраль — Галия Измайлова, балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962). 14 февраль — Хәбибулла Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы. 23 февраль — Әнвәр Гатауллин, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 13 март — Мәргуб Исхаков, КХР армиясе генерал-майоры, татар. 5 апрель - Рамазан Байтимеров, татар шагыйре, Рөстәм Яхин музыкасына «Туган ягым» җырына сүзләр авторы. 15 апрель — Мәхмүт Хөсәен, шагыйрь. 18 апрель — Ибраһим Нуруллин, язучы, әдәбият галиме. 23 апрель — Алмас Әдһәмов, отставкадагы генерал-майор (1987 елдан). 5 июнь — Зәки Рахмангулов, металлург, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). 14 июнь — Зәкәрия Кашапов, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 16 июнь — Гыйлемдар Рамазанов, әдәбият галиме, тәрҗемәче, шагыйрь. 23 июль - Мәхмүт Гәрәев, ССРБ һәм Русиядә хәрби юлбашчы. 21 апрель — Равил Тумашев, татар режиссеры. 5 август — Виктор Маринин, Советлар Берлеге Каһарманы. 23 август — Ләбибә Ихсанова, татар язучысы. 6 сентябрь — Әгъзам Фәттахов, татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 8 сентябрь — Расул Гамзатов, авар шагыйре. 11 сентябрь — Габдулла Мотыйгуллин, Дан орденының тулы кавалеры. 23 сентябрь — Михаил Шляпников, Дан орденының тулы кавалеры. 16 ноябрь — Вера Кузьмина, ССРБ халык артисты (Чабаксар).
Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1923 елда вафатлар 3 гыйнвар — Ярослав Һашек, чех язучысы. 4 июнь — Дмитрий Анучин, рус этнографы, географ. 24 сентябрь — Муса Акъегетзадә, татар язучысы. 4 ноябрь — Сэм Фрэнсис (Samuel Lewis Francis), Америка рәссамы.
Төркем:1923 ел Төркем:Еллар