Халыкара океан елы (ЮНЕСКО).

Вакыйгалар 23 март — Русия премьер-министры Виктор Черномырдин вазифаларын үтәүдән туктый. 13 май — Һиндстан атом коралын сыный. 19 май — Татарстанда беренче тапкыр Татарстан матбугаты көнә үткәрелә. 28 май — Пакьстан атом коралын сыный. 25 июнь — рәсми рәвештә «Windows 98» операцион системасы чыга. 29 июнь — Казанда Русия ислам университеты ачыла. 17 август — Русия Федерациясе хөкүмәте дефолтны игълан итә. 7 сентябрь — АКШ-да Google ширкәте нигезләнә. 16 сентябрь — «Нотр-Дам де Пари» мьюзиклы чыга. 25 ноябрь — Биектау районының Әки, Зур Дәрвиш, Зур Клыки, Борисоглебски, Вознесенски, Голубое Озеро, Кадыш, Киндерле, Колсәет, Кече Дәрвиш, Кече Кылык, Яңа Сосновка һәм Щербаково торак пунктлары Казан составына кушылалар. 6 декабрь — Венесуэла президентын сайлауларда Уго Чавес җиңү яулый.

Туулар

9 апрель — Ләйсән Большова, Габдулла Кариев театры артисты, «Тантана» премиясе лауреаты. 23 апрель — Зилә Мөбәрәкшина, интернет-журналист. 26 май — Владимир Арзуманян, Әрмәнстан җырчысы. 2 июнь — Гөлназ Асаева, татар эстрада җырчысы. 1 июль — Альбина Гашигуллина, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин театры артисты. 19 ноябрь — Батырхан Әгъзамов, татар милли хәрәкәте активисты.

Вафатлар right|100px|thumb|Хәйдәр Бигичев

2 февраль — француз вулканологы Һарун Таҗиев. 17 февраль — Гурий Тавлин, татар язучысы, сәяси репрессияләр корбаны. 28 апрель — Рокыя Ибраһимова, баянчы. 14 май — Фрэнк Синатра, АКШ җырчысы. 27 май — Лазарь Сарьян, композитор. 18 июнь — Хәниф Хәйруллин, татар язучысы, журналист. 7 июль — Ибраһим Сәлахов, татар шагыйре, язучы. 6 сентябрь — Фасил Әхмәтов, татар композиторы. 6 сентябрь — Акира Куросава, Япония кинорежиссеры, сценарист һәм продюсер. 18 сентябрь — Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь (Норильск). 1 октябрь — Айрат Фазылҗанов, татар галиме, табиб. 15 октябрь — Нургыйса Тлендиев, казакъ композиторы. 13 ноябрь — Хәйдәр Бигичев (49), татар опера җырчысы. 17 декабрь — Дамир Сираҗиев (44), татар театр режиссеры, милли бәйсезлек хәрәкәтенең активисты, «Татарт» ширкәтен һәм «Җыен» татар мәдәниятен үстерү фондын оештыручы.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Роберт Миңнуллин, татар шагыйре («Күчтәнәч» дигән балалар китабы өчен).

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лафлин, Хорст Штермер, Дэниел Цуи. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Вальтер Кон, Джон Попл. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Ферчготт, Луис Игнарро, Ферид Мурад. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Жозе Сарамагу. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Амартия Сен. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джон Хьюм, Дэвид Тримбл.

Шулай ук карагыз

* Төркем:Еллар