Вакыйгалар 29 март — Беренче француз атом су асты көймәсе суга төшерелә. 6 июнь — Берләшкән Гарәб Җөмһүрияте (Мисыр) президенты Сүәеш каналын ябу турында карар кабул итә. 31 июль — Нижнекамскнефтехим берләшмәсе беренче продукциясен бирә. 8 октябрь — Боливиядә партизан-инкыйлабчы Че Гевара үтерелде.

Туулар

10 гыйнвар — Зәки Әлибаев, әдәбият галиме, БР язучылар берлеге рәисе (2017 елдан). 29 гыйнвар — Салават Әбүзәров, шагыйрь. 23 февраль — Айдар Галимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. 13 март — Римма Васильева, 5 апрель — Рөстәм Башкуров, татар әдәбияты белгече. 11 май — Рөстәм Закиров, популяр татар җырчысы. 27 май — Илдус Габдрахманов, Татарстанның халык артисты (2014). 1 июль — Памела Андерсон, АКШ кино актрисасы, модель. 12 июль — Люция Хәмитова, Академия театры артисты. 16 июль — Илһам Байтирәк, композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). 26 июль — Зәйнетдин Батманов, урманчы, РФ Каһарманы. 14 август — Сергей Галицкий, миллиардер («Магнит» кибетләр челтәре хуҗасы). 17 август — Зәйнәп Фәрхетдинова, татар җырчысы. 10 сентябрь — Илсөя Төхфәтуллина, драма актрисасы, ТР халык артисты (2016). 20 сентябрь — Кристен Җонстон, АКШ киноактрисасы. 13 октябрь — Кейт Уолш, АКШ кино актрисасы. 28 октябрь — Джулия Робертс, АКШ актрисасы. 10 ноябрь — Габдулла Вафин, татар язучысы (Уфа). 21 ноябрь — Илдар Халиков, Татарстан Республикасы премьер-министры. 21 декабрь — Михаил Саакашвили, Гөрҗистан президенты (2004-2013).

Вафатлар

15 гыйнвар — Давид Бурлюк, футурист шагыйрь, рәссам. 26 май — Александр Кондратьев, язучы, шагыйрь. 5 июль — Әюп Гәрәй, шагыйрь. 18 сентябрь — Джон Кокрофт, инглиз физигы, Нобель бүләге лауреаты. 9 октябрь — Андре Моруа (чын исеме Эмиль Эрзог), француз язучысы.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Бакый Урманче, татар сынчысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=75&Itemid=81.

Чыганаклар

Төркем:1967 ел Төркем:Еллар