Вахитов Мөҗип Вәхит улы (24 сентябрь (6 октябрь) 1916 ел — 11 октябрь 2000 ел) — педагог, туган якны өйрәнүче, комсомол һәм җәмәгать эшлелесе, Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәләре идарәсе рәисе.
Биографиясе Мөҗип Вәхит улы Вахитов 1916 елның 24 сентябрендә (яңача белән 6 октябрьдә) хәзерге Курган өлкәсенең Сафакүл районы Карасу (Карасево) авылында туганВахитов Мужип Вахитович .
1930-1933 елларда колхоз яшьләренең Сафакүл мәктәбендә, соңыннан укытучылар курсында укый. Балалар йортында тәрбияче булып эшли.
1941-1943 елларда Сафакүл район хәрби комиссариатында эшли.
1944 елның гыйнварыннан 1946 елның июненә кадәр комсомол район комитетының беренче секретаре. Комсомолда эшләгән чорында фронтовикларның балаларына ярдәм оештыра, шуның өчен И. В. Сталин имзалаган хөкүмәт телеграммасын ала. Халык депутатларының Троицк шәһәр Советы әгъзасы итеп сайлана.
1946 елның гыйнварыннан ВКП(б) әгъзасы. 1947 елдан Троицк шәһәрендә комсомол эшендә. Соңыннан мәдәни-мәгърифәтчелек бүлеге мөдире, Троицк шәһәр Советы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли.
1953 елда Чиләбе дәүләт укытучылар һәм 1960 елда Чиләбе педагогия институтларын тәмамлый.
1959 елдан Троицк педагогия училищесы директоры булып эшли,ары шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта.
Ул татар-башкорт китапханалары идарәлеге рәисе, шәһәрнең ветераннар советы әгъзасы була. «Вперед» газетасында ватан тарихы, шәһәр һәм районның тарихи комарткылары турында мәкаләләр бастыра.
Үзенчәлекле документлар, фотоматериаллар, китап һәм вакытлы басма архивына күп материаллар, зур нумизматик җыелма туплыйМуниципальное бюджетное учреждение «Архив города Троицка» Фонд № 454.
РСФСР Мәдәният министрлыгының, мәйдан һәм шәһәр халык мәгарифе бүлектәренең, Бөтенрусия тарих һәм мәдәният комарткыларын саклау җәмгыйәтенең, Бөтенроссия филателистлар җәмгыйәтенең күп грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнә.
Мөҗип Вәхит улы Вахитов 2000 елның 11 октябрендә вафат була. Троицк шәһәрендә җирләнгән.
Искәрмәләр
Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Укытучылар Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:2000 елда вафатлар Төркем:11 октябрь көнне вафатлар Төркем:Курган өлкәсендә туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:24 сентябрь көнне туганнар Төркем:Татар җәмәгать эшлеклеләре