Агыйдел — татар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.
Уйнау тәртибе Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка
Безнең яклар күңелле.
Кушымта:
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,
Зәңгәрләттем кулымны.
Бергә-бергә уйныйк әле,
Бир, дускаем, кулыңны.
Чыганаклар Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Тышкы сылтамалар Татар теле укытучысы Абишева Алена. Татар халык уеннары.
Төркем:Татар уеннары