Мифтахетдин Дәүләткилде улы Конков (1843—1923) — мөселман дин әһеле, мәгърифәтче, багучы.

Биографиясе Конков Мифтахетдин Дәүләткилде улы 1843 елда Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы) Иләс авылында туган.

Татар Каргалысы (Сәет мәхәлләсе) авылы мәдрәсәсен тәмалый.

Хәйбулла (Акъяр) авылы мәчете имам-хатибы булып хезмәт итә. Мәчет янында мәдрәсәгә нигез сала, аның мөдәррисе була. Бу мәдрәсәдә дини дәресләрдән тыш, башкорт теле, төрки теле, хисап, география, геометрия, тарих, тәбигатьне цйрщнъ һ.б. буенча дәресләр бирелә. Иң сәләтле шәкертләрне Конкасов Орск, Ырынбур, Уфа һ.б. мәдрәсәләренә укырга урнаштыра.

Үз йортында чирлеләрне кабул итә, шифалы үләннәрдән төнәтмә ясый һәм аларны кешеләргә бушлай тарата.

Икеләтә Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла. Берничә мөнәҗәт яза.

1923 елда Башкорт АССР Җылаер кантоны Хәйбулла (Акъяр) авылында вафат була.

Әдәбият

Хайбуллинская энциклопедия / гл. ред. Р. Х. Ибрагимов — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — 648 б. — ISBN 978-5-88185-243-6. Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1923 елда вафатлар Төркем:Хәйбулла районында туганнар Төркем:Ырынбур губернасында туганнар Төркем:1843 елда туганнар