Гөлназ Радик кызы Гобәйдуллина (1992 елның 14 феврале, Яңа Уренгой, Ямал-Ненец автономияле округы, Россия) — Россия бишбәйгечесе. Заманча бишбәйге буенча дөнья чемпионы (2017). Россиянең атказанган спорт мастеры (2018). 4 тапкыр Россия чемпионы (шәхси беренчелектә (2017), эстафетада (2011) һәм командада (2015, 2019)). Ике тапкыр Россия Кубогы җиңүчесе (шәхси һәм команда беренчелегендә).

Карьерасы Гөлназ Гобәйдуллина 1992 елның 14 февралендә Яңа Уренгойда туа. Әтисе — башкорт, әнисе — татар. Үз сүзләре буенча, үзен күбрәк татар булып хис итәГөлназ Гобәйдуллина: "Олимпиадада катнашыр алдыннан мәчеткә бардым" .

Гөлназ алты яшендә Яңа Уренгойда йөзү белән шөгыльләнә башлый. 13 яшендә икебәйгегә күчә һәм беренче шәһәр стартында ук алтын медаль яулый. Соңрак ул яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр Европа беренчелегендә җиңүче, яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегенең көмеш призёры була. 2010 елгы җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарында бишбәйге буенча бакыр медаль яулый.

Россиянең бишбәйге федерациясе «Надежда-2012» номинациясендә иң яхшы спортчы дип таный.

2015 елгы Европа чемпионатында дүртенче урын алып, 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарына квалификацияләнәРоссиянка Губайдуллина завоевала лицензию ОИ-2016 в пятиборье.

Олимпия уеннарында бишбәйгедә йөзү буенча Олимпия рекордын куя (2:07,94 эчендә 200 метр йөзеп уза). Әмма йомгаклау зачётында нибары 15 нче урынны яулый.

2017 елның августында Гөлназ Гобәйдуллина Каһирәдә (Мисыр) узган заманча бишбәйге буенча дөнья чемпионатының шәхси турнирыда алтын медаль яулый. Бу 1997 елда Елизавета Суворованың җиңүеннән соң дөнья чемпионатларының шәхси турнирда икенче Россия хатын-кызлар алтыны. Бишбәйгенең Халыкара берлеге (UIMP) Гөлназ Гобәйдуллинаны 2017 елның иң яхшы спортчысы дип таныйБашкирская спортсменка Гульназ Губайдуллина признана лучшей спортсменкой мира по современному пятиборью.

2017 елның октябреннән ЦСКАда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең прапорщигы исемендә хезмәт итә.

Олимпия уеннары 2016 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында шәхси беренчелектә чыгыш ясый. Нәтиҗәләр: УрынСпортсменЯшьФехтованиеЙөзүКонкурКомбайнСумма14 Гөлназ Гобәйдуллина241488V-27D2.07,94/31729012.30,76/5501305

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гульназ Губайдуллина на портале «Спортивная Россия» Гульназ Губайдуллина на олимпийских играх

Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1992 елда туганнар Төркем:14 февраль көнне туганнар