Эльвира Рамил Кызы Хәсәнова (1981 елның 28 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия синхрончысы. Россиянең атказанган спорт мастеры. Өч тапкыр олимпия чемпионы (2004, 2008, 2012), күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, дөнья һәм Европа кубогы иясе.
Тормыш юлы Эльвира Хәсәнова 1981 елның 28 мартында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар. Әтисе Сергач ягыннан, әнисе — Буа районыннан.Эльвира Хасянова: «Завершаю карьеру и открываю свою школу в Казани» Русия дәүләт физик культура университетын тәмамлый. 1999 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы. Беренче тренеры — Э. Шәрибҗанова.
2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2015 елда АКШка күчеп килә һәм шул ук елда АКШ җыелма командасы тренерының ассистенты була. Стэнфорд университетында тренер булып эшли. 2020 елның гыйнварында Халыкара йөзү даны залына (ISHOF) кертелә.
Казанышлары Европа кубогының көмеш медале (2001); Дөнья кубогының алтын медале (2002); Европа Кубогының алтын медале (2003); Афинада узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2004); Европа чемпионатының алтын медале (2002, 2004, 2006, 2010); Пекинда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2008); Барселонада узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2003); Монреальдә узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2005) Мельбурнда узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2007); Лондонда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2012).
Бүләкләр 2005 елның 4 ноябре — Дуслык Ордены — физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, 2004 елда Афинада узган XXVIII Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен; 2009 елның 2 августы — Почет Ордены — физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, 2008 елда Пекинда узган XXIX Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өченУказ Президента Российской Федерации от 2 августа 2009 года № 885 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» ; 2012 елның 13 августы — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены — физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, 2012 елда Лондонда (Бөекбритания) узган XXX Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен; Искәрмәләр
Сылтамалар
Infosport.ru сайтында профиль Sports-reference.com сайтында профиль
Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе