Рөстәм Гайзуллин ― драма актеры, радио алып баручысы. 2006 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2015), «Тантана» премиясе лауреаты (2024, 2026). Тәрҗемәи хәле 1984 елның 16 маенда Казанда туа.

1999 елда Казан театр училищесына укырга керә. 2003―2006 елларда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. 2006 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

2012 елдан "Болгар" радиосында «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган артисты 2024 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өченР. Мөхәммәтова. Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2024 2026 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театрында куелган «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле өчен «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026 Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Альбина Гайзуллина, уллары Рамазан, Нурсолтан. Искәрмәләр

Сылтамалар

Рөстәм Рифкат улы Гайзуллин . Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән?. Лилия Локманова, Шәһри Казан. 22 август 2020 Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде”. Эльвира Шакирова. Tatar today, 16.05.2019

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары