Хисамова Рәмзия Ислам кызы (18 август 1947 ел) — совет һәм Россия театр актеры. 1969 елдан ССРБ Театр эшчәннәре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).

Биографиясе Рәмзия Ислам кызы Хисамова 1947 елның 18 августында Башкорт АССР-ының Дуан районы Иске Хәлил авылында туган.

1966 елда Уфа сәнгать училищесын (педагогы Илшат Йомагулов), ә 1999 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагоглары Ф. К. Касимова, А. К. Лощенко) тәмамлый.

1966 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый, 1971-1975 елларда Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында эшли һәм, кире Уфага кайтып, үз сәхнәсендә иҗатын дәвам итә.

Амплуасы — драматик геройлар, әбиләр рольләре.

Шигырьлщр яза. Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында Марат Әбүзәровның «Ызан» («Межа»; 1996), Башкорт драма театрында Илшат Йомагуловның «Чәчәннәр»; автор белән бергә спектакльләрен сәхнәгә куя.

Гаиләсе: ире Илшат Йомагулов — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты, улы Айсуак Йомагулов  — Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, режиссер; 2010 елда Башкортстан Республикасының кинематографистар Берлеге җитәкчесе итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре

Башкорт АССР-ның халык артисты (1989) Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1980)

Сылтамалар

Универсаль энциклопедия «Башкортстан»

Искәрмәләр

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1947 елда туганнар Төркем:18 август көнне туганнар