Амангилдина Римма Зәйнетдин кызы (1 март 1972 ел) — җырчы, Башкортстан Республикасының Халык артисты (2012).

Биографиясе Римма Зәйнетдин кызы Амангилдина 1972 елның 1 апрелендә Башкорт АССРның (1992 елдан Башкортстан) Әбҗәлил районы Хәлил авылында туган.

1993 елда — Уфа сәнгать училищесын (Ф. Ф. Сәгыйтова класы), 1995 нче елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Озак вакыт «Ядкәр» фольклор төркемендә эшли.

Вокал партияләре Башкорт халык җырлары «Зәлифәкәй», «Сәлимәкәй», «Сырдарья», «Түгәрәккәй күл», «Уйнат гармуннарыңны»; Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, К. Ш. Кәримов, С. Ә. Низаметдинов, Н. Г. Сабитов, Р. Х. Сәхәветдинова, А. Б. Туктагулов һәм башка авторларның җырларын һәм романсларын башкара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының халык артисты (2012) Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2006)

Сылтамалар

Бәйләнештә социаль челтәрендә шәхси бите Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт Дәүләт Филармониясе сайтында биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Башкортстан югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Әбҗәлил районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1972 елда туганнар Төркем:1 апрель көнне туганнар