Денкова Албена (, 3 декабрь 1974 ел, София, Болгария) — болгар фигуралы шуучысы, бозда Максим Ставиский белән парлап бии. 2006, 2007 елларда ике тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионатының күп тапкырлар чемпионы, өч Олимпиадада (1998, 2002, 2006 елларда) катнашучы, Болгариянең унөч тапкыр чемпионы.

Карьерасы Спорт карьерасын Денкова гимнастика белән шөгелләнүдән башлый. Фигуралы шууга ул 8 яшендә килә. Албенаның бозда йөрү буенча беренче партнеры Христо Николов була. Аның белән Албена 1988 елда халыкара дөнья юниорлар чемпионатында дебют ясый.

1996 елда Денкова Россия фигуристы Максим Ставиский белән парлашып шуа башлый.

Бу пар Одинцовода Алексей Горшковnf күнегүләр ала. Дөнья чемпионатыннан соң, 2005 елдагы Мәскәү Дөнья чемпионатыннан соң алар тренерларын алмаштырырга була һәм шунлыктан Делавэрга (АКШ) Линичук Наталья һәм Геннадий Карпоносовка бара.

2006 елның октябрендә Денкова Албена биш елга Болгариянең фигуралы йөрү федерациясенең президенты итеп сайлана.

2007 елдагы дөнья чемпионатында җиңгәннән соң, Албена Денкова һәм Максим Ставиский спортта чыгыш ясауларын дәвам итәргә җыена, әммә Максимның автоавариягә эләгеп, суд тикшерүләре башлану аркасында карьераларын тәмамларга мәҗбүр булалар.

Беренче каналда барган «Бозлык чоры» телешоуында 2007 елда актёр Игорь Верник, 2008 елда бу шоуның икенче сезонында шоумен Тимур Родригес, ә 2009 елда музыкант Игорь Бутман белән чыгыш ясый. 2013 елда актёр Петр Кислов белән 3-нче урынны били.

Максим Ставиский белән бергә фигуристларга яңа программалар куя. Мәсәлән, 2009-2010 еллар мизгелендә, алар бозда ялгыз шуучы француз Жубер Брианга ирекле программа куйган.

Шәхси тормышы 2011 елның 30 гыйнварында үзенең партнеры Максим Ставиский улы Даниелны таба.

Программалары СезонМөстәкыйль танецПроизвольный танецПоказательный сан2006-2007 Libertango Астор Пьяццолла Lacrimosa (реквием) современная аранжировка t

Моцарт Romeo and Juliet Нино Рота 2005-2006 Cha Cha Santa Esmeralda Bésame Mucho (из Un Bolero Por Favor)

Консуэло Веласкес Adagio современная обработка

Ремо Джазлы, К.Альбинони 2004-2005 Чарльстон Big Beat Band Медленный фокстрот: You've Got a Friend in MeLambarena — Bach to Africa Hughes de Courson, Иоганн Себастьян Бах 2003-2004 Блюз: It's a Man's Man's Man's World Джеймс Браун Свинг (жанр): Big and Bad Big Bad Voodoo Daddy Suite No. 4 in D-Minor Гендель2002-2003 March for the Turkish Ceremonies Люли

исполнен

Королевски филармонический оркестром Вальс: Dance of the Witches Генри Перселл исполнен

Королевски филармонический оркестром Afrah Baladi Mostafa Sax 2001-2002 Танго: Fugata Астор Пьяццолла Фламенко: Duende Терри Боззо, Tony Levin, Steve Stevens O (Cirque du Soleil) Benoit Jutras 2000-2001 Фокстрот: Нәрсә из «Розовое пантеры» Генри Манчини Китеп: I Wanna Be Like You (итсе Jungle Book) Xotica — Journey to the Heart Рене Дюпере 1999-2000Speak up Mambo Soledad Give it upXotica — Journey to the Heart Рене Дюпере 1998-1999Song of the Spirit Карл Дженкинс Sarabande Джон Лорд Bourée Джон Лорд 1997-1998 Wooly Bully

Доминго Самуди Sing, Sing, Sing Луи Прима 1941 Hollywood Джон Уильямс 1996-1997El Choclo Angel Villoldo Sing, Sing, Sing Луи Прима 1941 Hollywood Джон Уильямс

Спорт казанышлары

2001 елдан соң Ярышлар2001-20022002-20032003-20042004-20052005-20062006-2007Кышкы олимпия уеннары75Дөнья чемпионаты532511Европа чемпионаты6223Болгария чемпионаты111111Гран-При Финаллары31America Skate1Bompard Trophee Eric4121Cup of Russia3NHK Trophy3112Skate International Canada421Bofrost Cup11Finlandia Trophy11

2001 елга кадәр

М. Ставиский белән Ярышлар1996-19971997-19981998-19991999-20002000-2001Кышкы олимпия уеннары18Дөнья чемпионаты19171110Европа чемпионаты171698Болгария чемпионаты11111Cup of Russia5NHK Trophy6Skate International Canada5Bofrost Cup63Nebelhorn Trophy3Алтын тимераякЗагреб2Finlandia Trophy111Карл Шефер мемориалы1 Х. Николов белән Ярышлар1988-19891989-19901991-19921992-19931993-19941994-1995Дөнья чемпионаты21262724Европа чемпионаты18222522Дөнья чемпионаты (юниорлар)1616Болгария чемпионаты11

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

«Стара планина» ордены I дәрәҗә (2007)Президентът награди Албена Денкова и Максим Стависки с орден «Стара планина» (болг.)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Официальный сайт пары Денкова/Ставиский

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:1974 елда туганнар Төркем:3 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Болгариядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе