Кристина Луиза Хелена (, 3 август 1943 ел, Стокгольм) — швед принцессасы, принц Густавның, Вестерботтен герцогының һәм принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готскаяның кече кызы. Карл XVI Густавның дүрт өлкән апаларының берсе.

Биографиясе

Принцесса Кристина Луиза Хелена Стокгольм янындагы Хаг сараенда 1943 елның 3 августында принц Густавның, Вестерботтен герцогының һәм принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готскаяның дүртенче кызы булып туа. Бу вакытта гаиләдә өч кыз була: Маргарет (1934), Биргитта (1937), Дезире (1938). 1946 елда аларның ир туганы — булачак король Карл XVI Густав туа. Принцесса апалары кебек үк Хаг сараенда туа, һәм аларны бала чактан Хаг принцессалары дип атыйлар.

1947 елда принцессаның атасы авиакатастрофада һәлак була.

Принцесса үзенең булачак ирен 1961 елда Стокгольмда төшке ашта очрата. Торд Магнусон Йеста (7 апрель, 1941) Леннарт Магнусонның һәм Герда Клеммингның улы була. 1974 елның 1 февралендә алар ярәшә.

Алар 1974 елның 15 июнендә Стокгольмда Король сараеның чиркәвендә өйләнешәләр. Принцессада әнисенең, британия принцессасы Маргаританың нәселдән калган Коннаут тиарасы була, ә туй күлмәге Стокгольм тегү фабрикасының кутюры тегәOrder of Splendor; The Connaught Tiara http://orderofsplendor.blogspot.co.uk/2012/08/tiara-thursday-connaught-tiara.html.

Карл Густав Виктор Магнусон (8 август, 1975) — 2013 елдан Вики Элизабет Андрен белән никахта (25 гыйнвар, 1983), кызлары Дезире Эльфрида Кристина Магнусон (11 июль, 2014); Торд Оскар Фредерик Магнусон (20 июнь 1977) — күзлекләр дизайнеры, 2011 елда Эмме Эмели Шарлотта Ледент белән өйләнешә (18 апрель, 1981), ике улы бар — Альберта (10 февраль, 2013) һәм Генри (16 октябрь 2015); Виктор Эдмунд Леннарт Магнусон (10 сентябрь, 1980) — 2017 елның маеннан алып Фрида Луиза Бергстрем белән никахта тора (18 февраль, 1980), ике улы бар — Эдмунд (11 декабрь, 2012) һәм Сигвард (25 август, 2015).

1972 елда аның әнисе принцесса Сибилла вафат була. 1972 һәм 1976 еллар арасында принцесса Кристина илнең беренче леди вазифасын башкара.

Принцесса ире һәм балалары белән Стокгольмда яши. Аның гаиләсе король гаиләсенең бөтен чараларында һәм шулай ук ире белән Нобель премиясе тапшыруында катнаша. Кристина 9 еллап Швед Кызыл тәресенең рәисе була. 2010 һәм 2013 елларда кыз туганнары кронпринцесса Викториянең һәм принцесса Мадленның туй тантаналарында катнаша, шула ук 2014 елда принцесса Леонорның исем туенда була.

Бүләкләре

Серафимовлар Ордены Дамасы (Швеция)Noblesse et Royautés , King’s sisters attending Victoria’s wedding, 19/06/2010, Group photo ; Король Карл XVI Густавның король гаиләсе ордены (1973); Солтан Карл XVI Густавның юбилей медале (1996, 30 апрель); Карл XVI Густавның истәлекле рубин юбилее медале (15 сентябрь 2013)Ruby Jubilee in Sweden; Швеция короле Карл XVI Густавның 70-еллыгына истәлекле медаль (2016 ел, 30 апрель) Фил Ордены Рыцаре (Дания — 1973 елның 16 гыйнвары); «Алмания Федератив Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» (Алмания, 2003) Зур Тәре ОрденыGallery on www.theroyalforums.com, State visit of President Johannes Rau in Sweden in 2003 : Christina 's photo; Исландия Лачынының Зур Тәре Ордены (Исландия — 1985 ел, 16 сентябрь)Icelandese Presidency Website , Magnusson, Christina; prinsessa ; Svíþjóð ; 1998-11-24 ; Stórkross (= Magnusson, Christina, Sweden, 24 November 1998, Grand Cross); Христосның Зур Тәре Ордены (Португалия 1991 ел, 15 май)Portugal; «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Зур Тәре Ордены Рыцаре(1998 ел, 5 май)Italian Presidency website, Magnuson S.A.R. Christina la Principessa di Svezia, Cavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italian; Изге Олаф Зур Тәре Ордены (Норвегия — 1992); Затлы Таҗ Зур Тәре Ордены (Япония — 2000); Хөрмәтле легионның Командор Ордены (Франция — 15 июль 2004)The Royal Forums

Шәҗәрәсе Принцесса Кристинаның ата-бабалары

Сылтамалар

Профиль н Geneall.net Профиль н Thepeerage.com Принцесса Тиара Хаг

Искәрмәләр

Төркем:1943 елда туганнар Төркем:3 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе