Джоанн Элизабет Мэнсон (, 1953 ел) — табиб, үзенең иҗтимагый лидерлыгы һәм хатын-кыз мәнфәгатьләрен яклау белән иң танылган шәхес. Ул — Гарвард медицина мәктәбендә хатын-кыз сәламәтлеге профессоры, Гарвард иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбенең эпидемиология профессоры һәм Бригэмда һәм хатын-кыз дәваханасында профилактик медицина бүлеге җитәкчесе.

Биографиясе

Иртә еллары Элизабет Мэнсон 1953 елда Огайо штатыннан Кливленд шәһәрендә туган. Әтисе Космик киңлекне аэронавтикалау һәм карау буенча милли идаралыкта (НАСА) инженер, ә әнисе — социаль медицина хезмәткәре. Урта мәктәпнең өлкән класында химия белән, шулай ук сәнгать дәресләре, шул исәптән, сынлы сәнгать, сын һәм арфа белән кызыксынаChanging the Face of Medicine, National Library of Medicine..

Карьерасы Мэнсон эчке авырулар, шулай ук эндокринология һәм метаболизм һөнәре буенча сертификацияләнәWho We Are Brigham and Women's Hospital.. Аның төп тикшеренү мәнфәгатләре профилактик медицинаны һәм хроник авырулар эпидемиологиясен, атап әйткәндә, хатын-кызларда йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш һәм диабет хәвефе факторларын үз эченә алаJoAnn E. Manson, M.D. Time Magazine.. Ул Сәламәтлек саклау милли институтларыннан берничә грант буенча, шул исәптән Бригэмда авангард клиник үзәгендә һәм Бостонда хатын-кыз дәваханасында хатын-кызларның саулыгын саклау буенча инициативаның, хатын-кызларда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле антиоксидантларны һәм фолий кислотасын тикшеренү һәм хатын-кыз арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефенең биохимик һәм генетик факторланы, D и омега-3 витаминының карау буенча төп эзләнүче булып тораExpert Bio Dr. JoAnn Manson, EverydayHealth.com.. Ул шулай ук Kronos эстроген иртә профилактикалау буенча Бостон тикшеренү бүлегенең төп тикшерүчесе булып тораPrincipal Investigators Roster , The Kronos Early Estrogen Prevention Study KEEPS.. Мэнсон күп профессиональ җәмгыйәтләрнең әгъзасы булып тора, һәм берничә медицина журналының мөхәрририят/медицина консультация советы составына керә. Мэнсон какао һәм поливитаминнарның йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларына йогынтысын өйрәнү буенча күп үзәкле COSMOS тикшеренүенең төп тикшеренүчесе булып тораCOcoa Supplement and Multivitamin Outcomes Study - Full Text View - ClinicalTrials.gov.

ScienceWatch 1995 елдан 2005 елга кадәр ун ел эчендә Мэнсонны клиник медицинаның иң күп цитаталанучы тикшеренүчеләрнең берсе дип басалайDoctors of the Decade, 1995-2005 ScienceWatch..

Джоэнн Мэнсон — язучы мөхәррир һәм Glamour журналы өчен сәламәтлек күзәтүчесе, аның өчен ул «Сезнең доктор биредә» (Your Doctor Is In) айлык колонкасын алып бараYour Doctor Is In , Glamour., шулай ук Bottom Line/Women's Health сәламәтлек хәбәрләре күзәтүчесе, Everyday Health веб-сайтында сәламәтлек буенча эксперт һәм Medscape эксперт видеооператорыManson on Women's Health, Medscape..

2011—2012 елларда шулай ук менопаузаның Төньяк Америка җәмгыяте президенты булаNAMS Board of Trustees , Menopause.org..

Тикшеренүләре Төп кызыксынулары йөрәк-кан тамыры авыруларын, диабет һәм яман шешне профилактикалауда D витамины, омега-3 һәм фолий кислотасы ролен, шулай ук сөт бизләре яман шешенең эндокринологик предикаторларын бәя бирүне үз эченә ала. Берничә эре күләмле перспектив когорт тикшеренүләрдә һәм клиник сынауларда Мэнсон хатын-кызларның хроник авыруларын профилактикалауда яшәү рәвешенең һәм терапия тыкшынуында факторларның ролен басалай. Джонн Мэнсон шулай ук биомаркерҙарны һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының генетик предикаторларын һәм диабетлы тикшерүдә актив катнаша.

Бүләкләре Джонн Мэнсон 2002 елда Массачусетс медицина җәмгыйәтенең «Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Генри Ингерсолл Боудитч премиясе» алаThree Physicians Honored by the Massachusetts Medical Society, Massachusetts Medical Society., 2003 елда Америка табиплары ассоциациясенең «Женщины в науке» премиясы ала, 2005 елда Америка табиплары ассоциациясенә керә, фән үсешенә булышу буенча Америка ассоциациясе стипендиясе, 2006 елда Гарвард колледжының «Хатын-кыз һөнәре казанышлары өчен премиясы»Manson, Schuker honored for leadership , Harvard Gazette Archives., 2007 елда менопауза Төньяк Америка җәмгыяте бүләген «Постнова йөрәк-кан тамырлары премиясе», 2008 елда «Тикшерү өчен Генри Бергер» җәмгыяте премиясеAward Winners at the 12th World Congress on the Menopause , International Menopause Society., 2010 елда Америка кардиология ассоциациясенең ил халкы тикшеренүләре өлкәсендә бүләкләренәJoAnn Manson Bio , American Heart Association. ия була, 2011 елда Милли академиялар медицина институты әгъзасы итеп сайланаThree HSPH Faculty Members Elected Into Institute of Medicine , Harvard School of Public Health. һәм 2011 елда Америка кардиология ассоциациясенең күренекле галиме бүләгеDistinguished Scientist Awardees , American Heart Association.. Дж. Мэнсон Бетта, Мэриленд штатыннан «Америка хатын-кызлары-табиплары тарихы» Милли медицина китапханәсе күргәзмәсенә тәкъдим ителгән табипларның берсе булып тора. Thomson Reuters компаниясе фикере буенча, ул дөньядагы 1% иң цитаталанган галимнәрнең берсе булып тораThomson Reuters Sciencewatch.com - JoAnn Manson.

Басмалары

Журнал мәкаләләре Мэнсон медицина әдәбиятендә 600 дән артык басманың авторы һәм автордашы булып тораBiographical sketch , Harvard Medical School..

Китаплары

The 30-Minute Fitness Solution : A Four-Step Plan For Women of All Ages. Cambridge, Mass., Harvard University Press. 2001. Hot Flashes, Hormones, and Your Health. New York, McGraw-Hill. 2006. Healthy Women, Healthy Lives. New York, New York, Simon and Schuster. 2001. Prevention of Myocardial Infarction. New York, New York, Oxford University Press 1996. (Editor-in-Chief) Clinical Trials in Heart Disease. Elsevier Saunders 2004. (Editor)

Искәрмәләр

Төркем:Профессорлар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1953 елда туганнар Төркем:Гарвард университетын тәмамлаучылар Төркем:Огайода туганнар