Сабиха Гёкче́н (төр. Sabiha Gökçen); , — , Әнкара — 23 яшендә Төркиядә беренче хатын-кыз очучы һәм хәрби очучы-истребитель була. Ататөрекнең кызлыкка алынган сигезенче кызларының берсе.

Биографиясе Төрек чыганаклары буенча һәм Сабиханең интервьюсына ярашлы, ул босний милләтеннән Мостафа Иззат бәк һәм Хәйрия ханымның кызы булган . Журналист Грант Дин «Сабиха катынның сере» (Sabiha Hatun'un Sırrı) дигән мәкалә яза, анда Газиантепта яшәүче Рипсимэ Себилджян (Hripsime Sebilciyan) үзен Гёкченның туганы дип атап, аның әрмән чыгышлы булуын күз уңында тоткан . Рәсми Төркия чыганаклары һәм Ататөрекнең кызлыкка алынган икенче кызы Улькю Адатепе (2012 елның 1 августында авариядә һәлак була), бу версияне кире каккан Morgan, Tabitha. «Turkish heroine’s roots spark row», BBC News, 29 февраля 2004..

1925 елда Бурса шәһәренә Ататөрек килгәндә Сабихагә 12 яшь була. Аның биографиясе белән танышып һәм аның фәкыйрь һәм авыр тормышын белеп, Ататөрек аны кызлыкка алырга карар итә һәм аның абыйсыннан рөхсәт сорый. Сабиха Әнкарада президент сараенда Ататөрекнең башка кызлары — Зөһрә, Афет һәм Рукыя белән бергә яши. Анкарада башлангыч мәктәпне һәм Истанбулда Өскөдар кызлар лицеен тәмамлый.

1934 елда фамилияләр турында канун кабул ителгәннән соң, Ататөрек аңа Гёкчен (төр. Gök зәңгәр) фамилиясен бирә. Әмма бу вакытта Сабиханең офык һәм самолетлар белән бер нинди уртаклыклары булмый.

Ататөрек авиацияга еш игътибар биргән, шулай ук Төркиянең Аэронавигация ассоциациясе фондын күзәткән. 1935 елның 5 маенда Сабиха президент Ататөрек белән бергә «Төрек кошлары» (Türkkuşu) очучы мәктәбен ачуда катнаша, биредә чит илдән килгән планерлар һәм парашютчылар авиашоу оештыра. Соңрак президент Сабихадән очучы булгың киләме дип сорый, ул ризалашып: «Әйе, мин хәзер үк әзер» — диде. Ататөрек очучы мәктәбе директоры Фуад Булджега кызны укырга алырга куша һәм тиздән Сахиба очучы лицензиясен ала. Тагын 7 студент белән бергә ССРБга курсларга бара. Сабиха Мәскәүдә булганда ул Зөһрәнең үлгәнен белә һәм укуын күпмедер вакытка калдырып, кичекмәстән Төркиягә әйләнеп кайта.

1936 ел башында Ататөрек аны Һава көчләре академиясенә укырга керергә үгетли. Тиздән ул монда үзенең сәләтләрен якшырта һәм Төркия хатын-кызлардан беренче хәрби очучысы була. 1937 елда илнең Фракия һәм Эгей төбәкләрендә хәрби очу күнекмәләрендә катнаша. Шул ук елда Дерсим курдлары ихтилалына каршы хәрби операциядә катнаша. Шулай итеп Гёкчен дөньяда хатын-кыз очучылардан беренче булып туран-тура хәрби операциядә катнаша.

1938 елда Балкан илләре тирәли биш көнлек очыш ясый. Соңрак Төркия Аэронавигация ассоциациясе янында Türkkuşu очу мәктәбендә баш тренер булып, биредә 1955 елга кадәр хезмәт итә һәм ассоциациянең башкарма органы әгъзасы итеп сайлана. Сабиха Гёкчен 1964 елга кадәр бөтен донъяны 28 ел эчендә әйләнеп үтә. Ул «Ататөрек юлыннан тормыш» (Atatürk ' le Bir Ömür) китабын язган, ул 1981 елда Төркия аэронавигация ассоциациясе тарафыннан Ататөркнең тууына йөз ел тулуга багышланган.

Үз карьерасы дәвамында Төркия һава көчләрендә Гёкчен 8000 сәгатьтән артык  22 төрле типтагы самолетны сыный, шуларның 32 сәгате хәрби очышлар булаTRT documentary on Sabiha Gökçen. See 9m30s in for 1996 USAF poster claim. .

Хәтер

Истанбул шәһәренең Азия өлешендәге икенче халыкара аэропорты Сабиха Гёкчен хөрмәтенә аталган. Ул 1996 елда АКШ һава көчләре белән нәшер ителгән «Тарихта иң билгеле 20 очучы " плакатында бердәнбер хатын-кыз-пилот була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Хатын-кыз авиаторлар Төркем:2001 елда вафатлар Төркем:22 март көнне вафатлар Төркем:1913 елда туганнар Төркем:22 март көнне туганнар Төркем:Шәхесләр:Төркия Төркем:Очучылар