Янбаева Вәсилә Әхәт кызы (1 август 1962 ел) — галим-биолог, хуҗалык эшлеклесе. 2002 елдан Башкорт дәүләт тыюлыгы директоры. Биология фәннәре кандидаты (2002).
Биографиясе Вәсилә Әхәт кызы Янбаева 1962 елның 1 августында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Саргая авылында туган.
1979 елда Белорет районының Кагы урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Бөрҗән районы Әбделмәмбәт урта мәктәбендә пионервожатый, тагын бер ел туган авылы Саргаяда төрле вазифаларда эшләп ала. Аннары Уфа каласындагы Башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга керә, 1987 елда аны уңышлы тәмамлыйНаши выпускники. Башкирский государственный университет. Офицциальный сайт .
1987-1989 елларда Башкорт дәүләт тыюлыгында гыйльми хезмәткәр була. Бөрҗән районына караган Макаров кордонында яши һәм эшли. Шушы ук елларда читтән торып аспирантурада укый, гыйльми тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлый.
2000 елда тыюлык директорының урынбасары итеп билгеләнә.
2002 елда Новосибирск шәһәрендә «Көньяк Урал энәкаракларының фаунасы һәм экологиясе» темасына саклану яклый һәм «биология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсе ала.
Шушы ук 2002 елда «Башкорт дәүләт табигать тыюлыгы» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнә.
Гыйльми хезмәтләре
Фауна и экология стрекоз Южного Урала/ природопользования / Янбаева Василя Ахатовна — к.б.нhttp://www.dissland.com/catalog/fauna_i_ekologiya_strekoz_yuzhnogo_urala.html. Экологический каркас как элемент устойчивого природопользования / Янбаева Василя Ахатовна — к.б.н. (директор ФГБУ «Башкирский государственный природный заповедник», д. Саргая). // VII Всероссийская научно-практическая конференция «Устойчивое развитие территорий: теория и практика». Сибай, 20015http://www.anrb.ru/blog/Item/3819/7. Вклад особо особо охраняемых природных территорий в экологическую устойчивость региона "Сибайская городская типография — филиал ГУП РБ Издательский дом «Республика Башкортостан». 2015https://нэб.рф/catalog/000200_000018_RU_NLR_BIBL_A_011131861.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Гаиләсе
ире Янбаев Мансур Малыбай улы (1962). Балалары:
— Янбаев Нур Мансур улы (1987
— Янбаев Искәндәр Мансур улы (1989)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Г. Салихова. Билет за границу «Седьмого климата» «Ватандаш» журналы<ref> <ref> Вклад особо особо охраняемых природных территорий в экологическую устойчивость региона "Сибайская городская типография — филиал ГУП РБ Издательский дом «Республика Башкортостан».2015<ref><ref> Төркем:Биология фәннәре кандидатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Бөрҗән районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1962 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар Төркем:Биологлар