Рита Леви-Монтальчини (; 22 апрель 1909 ел — 30 декабрь 2012 ел) — итальян нейробиологы, үсү факторларын, атап әйткәндә NGF-ты ачкан өчен Стэнли Коэн белән бергә физиология һәм медицина буенча 1986 елгы Нобель премиясе лауреаты була. Итальян Республикасының гомерлек сенаторы.

Биография Рита Леви (1930-елларда бөтен бер туганнары белән бергә фамилияларын Леви-Монтальчини дип үзгәртәләр) Туринда яһүди сефардлары гаиләсендә дүртенче бала булып туа (игезәк сыңары Паола белән). Атасы Адамо Леви (1932 елда вафат була) — Казале-Монферратонан чыккан инженер-электрик һәм математик; әнисе Аделе Монтальчини Астидан рәссам булаWomen in the Biological Sciences.

1936 елда медицина мәктәбен тәмамлагач, Леви-Монтальчини физиолог Джузеппе Левиның (Giuseppe Levi, 1872—1965) ассистенты булып эшкә керәГистолог Джузеппе Леви был отцом писательницы Наталии Гинзбург., ләкин тиздән, Муссолини хөкүмәте тарафыннан яһүдләргә академик һәм профессиональ карьерларны тыйган антисемит законнар чыгарылгач, эштән чыгарыла. 1943 елда Леви-Монтальчини гаиләсе белән Флоренциягә кача һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач кына Туринга кайта.

1946 елдан Сент-Луиста Виктор Хамбургер белән Вашингтон университетында эшли, 1951 елдан шунда ук — ассоциацияләнгән зоология профессоры, 1958 елдан — тулы профессор. 1974 елда Аурупа Молекуляр биология оешмасы әгъзасы була.

Америка сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (1966), Ди Линчеи академиясе әгъзасы, АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (1968), соңгысының бөтен тарихында унынчы хатын-кыз әгъза була. Динсез булуына карамастан, 1974 елда Папа фәннәр академиясе әгъзасы ителә (беренче хатын-кыз әгъза). Франция Фәннәр академиясенең (1989) һәм Лондон Король җәмгыятенең (1995) чит ил әгъзасы.

Итальян Республикасы Сенатының иң өлкән әгъзасы була, сул-үзәк коалиция яклы була.

Гаиләсе

Абыйсы — Джино (Луиджи) Леви-Монтальчини (Gino Levi-Montalcini, 1902-1974), билгеле архитектор. Игезәк сыңары — Паола Леви-Монтальчини (Paola Levi Montalcini, 1909—2000), рәссам. Тагын бер апасы Нина (Анна) Леви-Монтальчинига (1905-2000) Рита Леви-Монтальчининың "Elogio dell'imperfezione» (2000) дигән автобиографик китабы багышланган. Ике туган сеңлесе — Еуджения Сачердоте де Лустиг (Eugenia Sacerdote de Lustig, 1910-2011), Аргентина медик галиме; Рита Леви-Монтальчини белән Еуджения Сачердоте медицина мәктәбендә бергә укый һәм Турин университетында гистолог Джузеппе Левиның тикшеренүләр алып барган төркеменә бергә кушыла (алардан башка бу төркемдә булачак Нобель премиясе лауреатлары Сальваторе Лурия һәм Ренато Дульбеко да шөгыльләнә)Интервью с Пьерой Леви-Монтальчини.

Мактаулы бүләкләре

1963 — Max Weinstein Award, United Cerebral Palsy Association 1969 — Фельтринелли премиясе 1974 — William Thomson Wakeman Award, National Paraplegia Foundation 1981 — Розенстила премиясе 1983 — Луиза Гросс Хорвиц премиясе, Колумбия университеты 1985 — Ральф Джерард премиясе 1986 — фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе 1986 — физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе 2 июнь 1986 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командорыCommendatore Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.) 31 октябрь 1986 — Мәктәп белеме бирү, мәдәният һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медальMedaglia d’oro ai benemeriti della scuola della cultura e dell’arte Dott.ssa Rita Levi Montalcini (итал.) 1987 — АКШның Милли фәнни медале 8 гыйнвар 1987 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының Зур тәресеCavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.) 1990 — Фәнни тикшеренүләр буенча югары советның алтын медале 6 июнь 2001 — Фән һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медальMedaglia d’oro ai benemeriti della scienza e cultura Prof. Rita Levi Montalcini (итал.) 2009 — Leonardo da Vinci Award, European Academy of Sciences Мактаулы легион орденының бөек офицеры (Франция)Consegna della Croce di Grande Ufficiale della Legione d’onore all’On. Rita Levi Montalcini (итал.).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Автобиография Риты Леви-Монтальчини на Нобелевскую сайте (ингл.) Рита Леви-Монтальчини— Кыска яһүд энциклопедиясына (рус.) https://web.archive.org/web/20130105041505/http://beckerexhibits.wustl.edu/mig/bios/levi-montalcini.html Итальянская еврейка — Нобелевский лауреат отмечает столетний юбилей. jewish.ru

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Римда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:2012 елда вафатлар Төркем:30 декабрь көнне вафатлар Төркем:Италиядә туганнар Төркем:1909 елда туганнар Төркем:22 апрель көнне туганнар Төркем:Биологлар